Мәктәп автобуслары: куркынычсызлык таләпләре үтәләме?

2014 елның 12 октябре, якшәмбе
Хәзерге вакытта 31 маршрут буенча балаларны мәктәпкә илтәләр. Әлеге маршрутларга тиешле документлар эшләнгән, район хастаханәсе белән шоферларның сәламәтлеген тикшереп тору турында килешенгән, балаларны озатып йөрүче җаваплы кешеләр билгеләнгән. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар: булган 18 автобусның берничәсенә ремонт кирәк, техник карау, ГЛОНАСтан файдаланган өчен акча җиткерәсе, кышкы юлларда йөрү өчен шиннар аласы бар. Укучыларны йөртүгә кагылышлы таләпләрнең катгый үтәлергә тиешлеге турында район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин да кисәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International