Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Нечкәбил" республика конкурсында Гөлнәфис Минһаҗева берничә дистә конкурсант арасында югалып калмады
2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Бәйгедә Гөлнәфис ханым "Өй җылысы мич белән, гаилә җылысы әни белән" дип аталган театральләштерелгән композиция белән чыгыш ясый. Әни кешенең гаиләсенә, балаларына биргән яратуы, җан җылысы белән сугарылган, җыр-биюләр, кызыклы һәм эчтәлекле чыгышлар белән бизәлгән әлеге күренешне "Нечкәбил" сәхнәсендә куярга Гөлнәфискә район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итте. Ә сценариен Айзирәк Мисалова белән Гөлия Яруллина төзеде. Кадерле әниләренә бу үзенчәлекле һәм дәрәҗәле бәйгедә рухи терәк булу, көч биреп тору өчен тамашага Гөлнәфис ханымның бөтен гаиләсе, балалары җыелып килгән иде.
Конкурсантыбыз сәхнәдәге уңышлы чыгышы белән жюриның һәм тамашачыларның бер күңелен яуласа, бәйгегә әзерләгән мул табыны белән күпләрне тәмам таң калдыра. Берсеннән-берсе тәмле һәм тансык авыл сыйларын – кортлы майны, шикәр комыннан кайнатылган ширбәтне, тутырган тавыкны, каймаклы катыкны, төрледән-төрле пирогларны кемнәр генә авыз итми! Туңдыргычта яңа гына өзелгәндәй хуш исле сакланган каен җиләген: "Тагын бераз гына юкмы?" дип кабат-кабат килеп сорыйлар.
Соң, Югары Әлкинең чиста, саф һавалы урман-болыннарында үскән, берәмтекләп җыелган җиләк, бисмилла әйтеп, изге уй-теләкләр белән җиренә җиткереп әзерләнгән ризыклар ничек тәмле һәм ләззәтле булмасын. Ә Гөлнәфис ханымның телеңне йотарлык итеп аш-су әзерләү осталыгы бөтен авылга мәгълүм. Пешергән ризыгы белән үзенең зур гаиләсен генә сыйлап калмый, күрше-күләнне, туган-тумачаны да авыз иттерергә тырыша әле ул. Сыерын савып керсә, урамдагы ялгыз әбиләргә тизрәк җылы сөт кертеп чыга.
Ул шундый инде – кешеләрне яратуы, риясызлыгы, күңел җылысы, кунакчыллыгы йөзенә үк чыккан. Гөлнәфис 26 ел авыл балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Сабыйлар янында кылана алмыйсың, алар кешенең ниндилеген бик тиз белеп ала. Гел көләч, елмаюлы йөзле Гөлнәфис апаларын нәниләр шулкадәр үз итәләр, артыннан калмыйлар, аны яратып "Кояш апа" дип йөртәләр.
–Мин сабыйларны бик тә яратам шул. Балалар бакчасында эшләүдән туктагач та нәниләрдән аерылуымны бик авыр кичердем. Балаларны сагынып, җае чыккан саен бакчага кереп алар белән уйнап, сөйләшеп чыга идем. Хәзер дә бакча яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм, шул гөнаһсыз сабыйлар белән аралашудан җан рәхәте алам,–ди Гөлнәфис.
Ул кечкенәдән ишле гаиләле буласын, күп балалар табып үстерәсен тәгаен белгән, шул хакта хыялланган. Казанда киез итек фабрикасында эшләгәндә иптәш кызына ияреп Югары Әлкигә кунакка кайткач, шул авыл егете Тәлгать аңа бер күрүдә гашыйк була. Тәлгать белән гаилә корганда Гөлнәфискә 19 яшь кенә була әле. Бер елдан аларның беренче балалары – уллары Фәнил дөньяга килә. Бәләкәй чактан ук эшчән, тырыш, көчле ихтыярлы булып үскән, һәр эштә әти-әнисенең ярдәмчесе булган бу егетне бүген бөтен Татарстан белә. Әлмәттә нефть предприятесендә инженер булып эшләүче Фәнил Минһаҗев – милли көрәш буенча берничә тапкыр Татарстан чемпионы. Ул инде күпме еллардан бирле районыбызда Сабан туе батыры булып кала.
Кызлары Фәния, Гөлия, Алия һәм Алинә дә әти-әниләрен гел сөендереп торалар. Югары Әлки мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева игелекле эш-гамәлләре, булдыклылыгы белән бөтен районга танылды. Ул авыл волейбол командасының иң яхшы уенчысы да, төрледән-төрле кызыклы һәм эчтәлекле чаралар үткәреп авыл халкын сөендереп торучы мәдәният хезмәткәре дә. Фәния оештырган гаилә бәйрәмнәре, авыруларга һәм өлкәннәргә ярдәм чаралары, концерт-спектакльләр, авыл Сабан туйлары хакында сокланып, ис китеп сөйлиләр.
Гөлнәфис ханым – бу күркәм эшләрендә кызы Фәниянең иң беренче ярдәмчесе, рухландыручысы, киңәшчесе. Бу җәйдә алар искитмәле матур һәм киң колачлы итеп авыл бәйрәме үткәрделәр. Аны әзерләү һәм уздыруның никадәр мәшәкатьле, матавыклы эш булуын сөйләп тору кирәкме икән?! Инде мең дә бер төрле әзерлек эшләре башкарылып, кунаклар чакырылып, бүләкләр әзерләнеп беткәч, бәйрәм иртәсендә Минһаҗевларга хәсрәтле хәбәр килеп ирешә – Гөлнәфис ханымның абыйсы кинәт вафат булган. Йөрәге ачы кайгыдан телгәләнсә дә, Гөлнәфис кызы шулкадәр көч куеп әзерләгән бәйрәмгә күләгә төшерми. Ул тешен кысып түзә, хәсрәтен кешегә белгертми, кунакларны каршы ала, йөгереп бәйрәмне оештырып йөри. Тантананы уздырып җибәргәч кенә күз яшьләренә ирек бирә…
Гөлнәфис Исмәгыйль кызы җиде ел элек Татарстан Президенты Указы белән "Ана даны – Материнская слава" медаленә лаек булган. Биш бала анасы, дүрт оныкка дәү әни булса да, ул әле һаман яшь һәм тынгысыз күңелле. Аның тормышны яратуына, яшәүдән тәм, ямь таба, кечкенә генә шатлыкка да зур итеп сөенә белүенә сокланмый мөмкин түгел. Ул әллә кайчан компьютерны үзләштергән, Интернет – аның өчен үз дөньясы, дуслары, туганнары, танышлары белән аралашу, яңа мәгълүматлар алу мөмкинлеге. Ул сәяхәт итәргә, аралашырга ярата.
–"Нечкәбил" конкурсында катнашырга тәкъдим иткәч, уйлап-уйлап тордым да, тәвәккәлләргә булдым. Гомер бит шулкадәр кыска, еллар сизелмичә дә үтә. Нигә әле язмыш биргән шундый мөмкинлектән файдаланмаска, үзеңне сынап карамаска,–ди әнә.
Гөлнәфиснең гомер юлдашы Тәлгать Габделхак улы да гаиләсе өчен җан атып яшәүче булдыклы ир. Соңгы елларда ул Әлмәт шәһәрендә эшли. Ике ел элек Тәлгать Минһаҗевның "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденының икенче дәрәҗә медале белән бүләкләнүе бу гаиләнең югары абруена тагын бер дәлил.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз