“Җирдә тынычлык хакына” дип аталган республика конкурсында катнашыгыз

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче бу бәйгедә  сугыш чорында совет халкының фронттагы һәм тылдагы геройлыгы турындагы шигырь яисә проза әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп уку сорала. Әсәр  әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән булырга тиеш. Конкурс 2014 елның 1 декабреннән 2015 елның 1 маена кадәр үткәрелә. Аның шартлары белән балалар китапханәсендә танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International