Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
"Чаллы" терлекчелек комплексында Нәзирә Байкова 100 баш бозау карый
2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Эшкә уңган, хезмәттән курыкмаган, булсын дип җиренә җиткереп башкарырга күнеккән терлекчеләр шактый комплекста. Нәзирә Байкова – шундыйларның берсе. Аның авыл хуҗалыгында эш стажы 38 елдан артып киткән.
Нәзирә Юныс кызы тумышы белән Биектау районының Тулмачы авылыннан. Тугыз сыйныфны тәмамлагач ул хезмәт юлын фермада сыер савучы булып башлап җибәрә. Язмыш дигәннәре 22 яшендә аны Ташбилге егете Юрий Байков белән кавыштыра. Озак еллар шушы авылда сыер савучы булып эшли ул. 2010 елдан бирле "Чаллы" комплексында бозаулар карый.
–Бездә эшли башлавының беренче көннәреннән үк Нәзирә апа үзен бик җаваплы, тырыш хезмәткәр итеп күрсәтте. Эш дигәндә вакыты белән исәпләшми ул, булсын дип, бөтен күңелен биреп башкара хезмәтен,–ди аның хакында комплекс җитәкчесе Илдар Вафин.
Нәзирә Байкова 100 баш бозау карый. Хезмәт күрсәткечләре буенча ул гел алдынгылар сафында. Аның группасындагы терлекләрнең сакланышы бик әйбәт.
–Безнең кулга яңа гына туган бозаулар килеп керә. Алар сабый бала кебек нәзберек. Менә шуларны өч айга кадәр үстереп, исән-имин килеш башка төркемгә тапшырырга кирәк,–ди Нәзирә апа.
Терлекчелектә яңа кеше түгел бит, хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп беткән ул. Бозаулары да аны сөйләшүен ишетүгә танып алалар бугай, гөр килеп тавыш бирәләр. Эше җиңел түгел, билгеле. Әмма зарланмый ул. Корпуслары чиста, малларның аслары коры, калын итеп салам түшәлгән.
–Һәркайсын яшенә карап тукландырырга кирәк. Әйтик, яңа туганнарга көненә 15 литр, үсә төшкәч 2 литр сөт бирәбез,–дип сөйли терлекче.
Бозаулары матур, көр. Алларында печәне, фуражы, моноазыклары бетеп тормый. Азык рационы төгәл сакланганда гына малкайлар исән-имин һәм матур булып үсәләр шул.
Нәзирә апага лаеклы ялга чыгарга ике ел калган.
–Хезмәт хакын берәр ай соңгарып бирәләр бирүен. Әмма эшлибез әле, эш кенә булсын,–ди ул.
Җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә Нәзирә Байкова турында ихтирам белән сөйлиләр. Эшен ни җитте шулай башкаручылардан түгел ул. Яшь малларны яратып, җаен белеп тәрбияли, эшкә иренми. Шуңа әнә бозаулары уйнаклап торалар, авыруларга бирешмиләр.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Нәзирә апаның да фидакарьлеген югары бәялиләр. Быелгы Сабан туенда ул агропромышленность комплексы системасында күп еллар намуслы хезмәт куйганы өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фермада эшли башлавына 40 елга якынлаша инде Нәзирә Байкованың. Ә үзе ул еллар агышын гүя сизми дә. Һаман да сылу һәм сөйкемле, яшьләрчә җитез һәм уңган.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз