Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Чын Ватан сакчысы үстерүегезгә рәхмәт»
2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Ә Иске Матак авылында яшәүче Маргарита Советникованың инде дүртенче улы армия сафларында хезмәт итә. Һәркайсы турында яхшы хәбәрләр генә алып торган ул. Бүген хәрби хезмәттә булган Михаил хакында да командирлары гел рәхмәт сүзләре әйтә.
Маргарита Васильевна – батыр ана. Үзенең биш улы өстенә ул тәрбиягә өч бала алган. Барысына да ана җылысы, яхшы тәрбия биреп үстергән. Улларын бер-бер артлы армиягә озата, сагынып көтеп ала. Дүртенче улы Михаил узган елның декабрендә хәрби хезмәткә чакырылган. Әнисен гел әйбәт хәбәрләр белән сөендереп тора. Ә быел август аенда Маргарита Васильевнаның үзен Йошкар-Олага улы хезмәт иткән частька чакыралар. Анда строй алдында Михаилны хәрби хезмәттәге уңышлары өчен медаль белән бүләклиләр. Ә әнисенә Рәхмәт хаты тапшыралар.
Улы өчен бирелгән Рәхмәт хатын кат-кат укый әни кеше. Укыган саен аны горурлык хисе били. Горурланмаслыкмы, әнә нинди мактау сүзләре язалар бит аның газиз баласы хакында:
"Сезнең улыгыз Михаил Советников үзен намуслы һәм дисциплиналы хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте. Хезмәттәге тырышлыгы, эш сөючәнлеге өчен аны командирлары да яраталар, бүтән егетләр өчен үрнәк, абруйлы иптәш ул,–дигән хәрби часть командиры. – Улыгызда инсафлылык һәм гаделлек, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләгәнегез өчен дивизия командованиесе исеменнән рәхмәт белдерәм Сезгә. Мондый яхшы егет – чын Ватан сакчысы үстергән өчен рәхмәт. Сез улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз."
Инде Михаилның әнисе һәм туганнары егетнең исән-имин өйгә әйләнеп кайтуын зарыгып көтәләр. Михаил кебек райондашларыбыз – бүгенге малайларга һәм армиягә китәргә җыенучы егетләргә менә дигән үрнәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз