Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Авылда яшәүче һәр кеше яхшы белә: почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел
2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Сүзем Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларында хат ташучы булып эшләүче Рузалия Игъламова турында.
–Хезмәтем авыр дип зарлана алмыйм, чөнки яраткан эш кыен була алмый,–ди 2007 елдан почта хезмәткәре булып эшләүче Рузалия апа. – Почтальон эше бик җаваплы анысы. Матди җаваплылык бездән төгәллек, намуслылык таләп итә. Үземә җиткерелгән планны беркайчан да үтәми калганым юк.
Ул 140 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Гел җәяү йөрергә туры килсә дә, почтаны тоткарлыксыз өләшә. Тырыш һәм булдыклы бу ханым яңгырыннан, салкыннардан да курыкмый. Тормыш иптәше Әхәт абый да авыр хезмәтендә бик ярдәм итә.
Нинди генә эшкә урнашсаң да, иң башта югалып каласың, булдыра алырмынмы, кешеләрнең ышанычын аклармынмы, дип борчыласың. Рузалия апага да почтальон хезмәте җиңел генә бирелмәгән. Газета-журналлар, хисап документлары арасында күмелеп калгандай хис иткән ул үзен.
–Безнең хезмәт бит тавык чүпләп бетерерлек түгел: газета-журналларны тарат, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне җый… Суд хәбәрләрен кешегә кул куйдырып бирергә, посылканы иясенә җиткерергә, пенсия тапшырган вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк,–ди ул.
Рузалия апа һәр йортта көтелгән кунак, якын һәм кадерле. Кешенең күңелен күрүче, арадашчы да әле. Газеталарга да оста яздыра. 2014 елның икенче яртыеллыгына аңа 285 данә газета-журналга яздыру планы җиткерелгән булган. Ул аны вакытында һәм тулысы белән башкарып чыккан.
Хөрмәтле әбүнәчеләребез! 2015 елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылуның икенче ае бара. Ә сез "Әлки хәбәрләре"нә язылдыгызмы әле? Киләсе яртыеллыкта да бергә булсак иде. Газетага 6 айга язылу бәясе – 444 сум.
–Хәзер безнең интернет заманы. Яшьләр бит газет-журналлар укымый. Нигездә аларны өлкәннәр, урта буын вәкилләре алдыра. Әбүнәчеләрнең даимилеген саклау елдан-ел авырлаша,–ди Рузалия апа.
–Бәяләрнең кискен артуы да сезнең эшкә аяк чаладыр,- дим.
–Шулай. Әмма бәя артуга да карамый берничә матбугат басмасына язылучылар бар. "Акчарлак", "Әлки хәбәрләре", "Ирек мәйданы", «Юлдаш» газеталары безнең якларда иң популярлардан санала,–ди әңгәмәдәшем.
Бүген почта хезмәткәрләре өчен эшнең иң кызу вакыты – киләсе елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу бара.
–Мин эшләгән авылларда иң күбе район газетасына язылалар,–ди Рузалия апа. –Районыбыздагы хәлләрне халык шуннан белеп тора бит инде. Әлегә газетага утызлап кына гаилә язылды. Әмма язылырга теләк белдерүчеләр арта бара. Ноябрьнең беренче атнасына мин газеталарга яздыру буенча үземә җиткерелгән планны үтәрмен дип торам.
Рузалия Игъламова сыман нинди һава шартлары булуга карамастан йөгерә-йөгерә халыкка ярдәм күрсәтүче почта хезмәткәрләре безнең районда байтак. Аларның хезмәтләрен яратуы, җаваплылык белән башкаруы аркасында без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән тоткарлыксыз танышып барабыз, рухи азык туплыйбыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз