Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур концерт күрсәттеләр

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Концерт алдыннан Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Рәйсә Хәбибуллина әлеге берлекнең эшчәнлеге хакында сөйләде, өлкәннәрнең  тормышы, хәл-әхвәлләре турында сорашты. “Сударушка” ансамбле чыгышлары биредә тәрбияләнүчеләрнең күңеленә бик хуш килде. Алар башкаруындагы дәртле һәм моңлы җырларны алкышларга күмделәр. Любовь Борисованың биюләрен, Ленар Гыймаев башкарган татарча җырларны да ошаттылар. Мондый очрашуларны өлкәннәр һәм инвалидлар көтеп ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International