Сергей һәм Анна Чумановлар гаиләсендә игезәкләр – Максим белән Арина дөньяга аваз салды
2014 елның 17 октябре, җомга
"Инде холыклары шәйләнә"
Игезәкләр – табигатьнең бер могҗизасы. Бу гаять сирәк күренеш тә. Район ЗАГС бүлегендә дә моны раслыйлар:
–Бездә ел саен бер гаиләдә пар балалар дөньяга килә. Күпләргә елмаймый бу бәхет,– диләр.
Аннан соң, игезәкләр туу бары нәсел буенча күчүче үзенчәлек, диләр бит әле. Чумановларга килгәндә, Сергейның да, Аннаның да нәсел-ыруында бар икән андый хәл. Сергей әйтүенчә, ул гел игезәк балалар турында хыялланган.
Игезәк бәбиләр үстерүнең ансат булмавы сер түгел. Әмма бу гаиләдә бер генә дә зарланмыйлар, "Нәниләребез тынычлар, көйсезләнеп әллә ни борчымыйлар. Без бит күбәү, бергә-бергә карыйбыз. Алар белән кызык, рәхәт, көннән-көн үсәләр, үскән саен "һөнәрләре" арта", диләр. Аннага бәбиләрне карарга ире дә, Сергейның сеңелесе дә булышалар.
Дүртенче сыйныфта укучы Андрей белән икенчедә укучы Анастасия дәресләрдән соң музыка мәктәбенә, түгәрәкләргә, спорт секциясенә йөриләр. Буш вакытлары аз калса да, алар да әти-әниләренә булышырга тырышалар, Максим белән Аринаны бик яраталар, яннарында бөтерелеп кенә йөриләр.
Җир участоклары да зур. Быел мул бәрәңге уңышы үстереп алганнар, кәбестә, суган, помидор кебек яшелчәләр дә үзләренеке. Билгеле, эше барның ашы да бар. Балалар да кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.
Алдарак әйткәнебезчә, игезәк балалар туу – район өчен дә тансык һәм шатлыклы вакыйга. Бу көнне Чумановлар гаиләсен котларга район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина да килгән иде. Ул балаларның һәркайсына матур-матур уенчыклар, урын-җир әйберләре бүләк итте, күркәм теләкләрен җиткерде. Тигезлектә һәм иминлектә, бәхетле гаиләдә үстерсеннәр Сергей белән Анна балаларын!