Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ничек яшәп ятасыз?
2014 елның 17 октябре, җомга
Илнур Гаязов, мәдәният йорты хезмәткәре, Карамалы авылы:
–Тормыштан зарланырга, канәгатьсезлек белдерергә бернинди сәбәп тә юк. Иң мөһиме – ил-көнебез тыныч, якыннарым сәламәт. 86 яшьлек әниебезнең исән-сау булуы, үгет-киңәшләрен биреп яныбызда яшәве үзе бер шатлык. Әтиебез Бөек Ватан сугышы ветераны иде, ул инде вафат. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, ветеранның тол хатыны булган әниебезне бик хөрмәтлиләр, фатир да бирделәр. Авылда хәзер тормыш шартлары бик әйбәт. Тик менә яшьләрнең авыл җирендә төпләнмәве, кайчандыр гөр килеп торган Карамалыбызда буш йортларның күбәя баруы гына күңелне борчый. Хәер, хафаландырган нәрсәләр бар инде ул. Казанда әнә "Караваево", "Вьетнам" базарларында янгыннар булды. Күпләр моны ут төртү дип фаразлыйлар. Никадәр кешегә хәсрәт, югалту китергән фаҗига бит бу. Украина хәлләре дә җанга тынгылык бирми. Донецк шәһәрендә туганнан туган ике абыем яши иде. Алар сугыштан качып гаиләләре белән илнең көнбатышынарак күченделәр. Анда да куркып кына яшиләр, чөнки "сез оккупантлар" дип яныйлар икән. Гомергә туганлашып яшәгән халыкларның үзара дошманлашуы нәрсә китереп чыгарыр? Хәер, яхшыга өметләник.
Валентина Бокарева, хуҗабикә, Борискино авылы:
–Аллага шөкер, барыбыз да сәламәт, бәхетле гаилә булып яшибез. Улыбыз Тимур мәктәпне тәмамлап Казанга китте, кызыбыз Даша унынчы сыйныфта укый. Ирем Геннадий "Кызыл Шәрык-Агро"да, Садиково бүлекчәсендә бригадир булып эшли. Үзем дә гел эш-мәшәкатьтә. Хуҗалыгыбыз зур, бик күп терлек асрыйбыз. Хәзер дүрт сыер савам, ике танабыз бозауларга тора. Дуңгызларыбыз, кош-кортларыбыз да байтак. Ел әйләнәсе сөт тапшырабыз, ит тә сатабыз. Җитештергән продукцияң булса, аны сату-урнаштыру белән проблема юк хәзер. Акчасы да кулга кереп тора. Иренмәскә, эшләргә генә кирәк. Хезмәттән курыкмаган кешегә менә дигән итеп яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар.
Барысы да әйбәт кебек, әмма дөньяда иминлек булмау борчуга сала. Украина хәлләре турында әйтүем. Үзебезнең авылга да аннан бер гаилә кайтып урнашты. Украинада атышларның дәвам итүе, илебез белән үзара мөнәсәбәтләренең кискенләшә баруы күңелне хәвефләндерә шул.
Фәнүзә Сираҗева, "Яшь көч" ҖЧҖ хезмәткәре, Базарлы Матак авылы:
–Бу ел, күз тимәсен, минем өчен бик сөенечле. Туганнарым, якыннарым белән 50 яшьлек юбилеемны билгеләп үттек. Казанда медицина университетында укучы кызым Зилә онык бүләк итте үзебезгә. Балаң баласы балдан татлы, диләр бит. Дөрестән дә шулай икән. Оныгыбыз Камилланы яратып, сөеп туймыйбыз. Үзем "Яшь көч" ҖЧҖнең сөт ризыклары җитештерү цехында эшлим, ирем дә шушы хуҗалыкта. Хезмәтебез әйбәт бара. Чит илләрдән продукция кертү чикләнгәч, бездә җитештерелгән әйберләр тагын да яхшырак сатыла башлады. Казанга ярминкәләргә йөрибез. Кала халкы да безнең пилмән һәм мантыйларны, сөт, эремчек, каймакларны яратып ала. Заказ бирүчеләр дә күп. Эшебезне бик тырышып башкарабыз, сатып алучылар без әзерләгән ашамлыклардан канәгать булсыннар, сихәтен күрсеннәр, дибез. Яраткан хезмәтең, бәхетле гаиләң булу нинди зур шатлык. Дөньялар гына тыныч булсын иде.
Виктор Абасев, пенсионер, Иске Тахтала авылы:
–Ничек яшибезме? Тормышка шөкер итеп, сөенеп туя алмыйбыз. Мин үзем гомер буе совхозда терлекчелектә эшләдем. Хәзер хатыным белән икебез дә лаеклы ялда. Тормышыбыздан бик канәгать. Пенсияне китереп торалар, йорт-җиребез яхшы, газы, суы, телефоны кергән. Иң мөһиме – балаларыбыз шатландырып кына тора. Без ике ул, ике кыз үстердек. Һәркайсы тормышта үз юлын тапты. Әле шушы көннәрдә генә Амур өлкәсеннән кунакка кайткан улыбызны озаттык. Ул шунда утыз ел инде хәрби хезмәттә. Тагын бер улыбыз "Алексеевскдорстрой"да инженер булып эшли. Бер кызыбыз Тольяттида, икенчесе Алексеевскида яшиләр. Барысы да гаиләле, балалар үстерәләр. Безгә дә гел булышып торалар. Ул-кызларыбыздан уңдык, үзебезне бик бәхетле саныйбыз. Исәнлек булып, бу матур тормышта рәхәтләнеп яшисе иде әле.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз