Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Юл төзүче хезмәте ансат түгел
2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин үтеп баручы сезонны коллективлары өчен бар яктан да уңышлы булды дип саный.
–Ел башыннан үз районыбызда гына да асфальт-бетон өсле 25 километр юл төзедек. Хәзер Татар Шәпкәсе, Яңа һәм Иске Баллыкүл, Анино Салман, Иске Хурада кебек кечкенә авылларга да без төзегән әйбәт юллар килеп җитте. Кошки белән Чуаш Шәпкәсе арасын да тоташтырдык,–ди ул, канәгать булуын яшермичә.
Әйе, бу коллектив ел әйләнәсе бик зур күләмле эш башкара. Быел юлчылар авыллар территорияләрендә дә эшләделәр. Базарлы Матак, Юхмачы, Салман, Иске Матак, Иске Әнҗерә, Хлебодаровка авылларында барлыгы 4,36 километр урам юллары салынды. Әле бер дистә ел элек олы юлларның ышанычлы, тигез булуы хакында хыяллана идек, хәзер инде күпме авылларыбыз уртасыннан асфальтланган юллар үтә!
–Безнең эш бит юл полотнасы күтәрү, аңа материалларны тиешенчә түшәп, асфальтлау гына түгел. Юл хуҗалыгы төшенчәсе хәзерге вакытта үз эченә бик күп нәрсәләрне ала. Әйтик, мастерлар Җиһаншин Илнур һәм Хәлиуллин Илнар, участок начальнигы урынбасары Гыйльфанов Фәнил бригадалары егетләре 64 суүткәрү торбаларын урнаштырдылар һәм ныгыттылар. Быел безнең эшчеләр юлларга 396 юл билгесе, 2464 сигнал баганасы, 2432 метр тимер барьер куйдылар. Бу бик зур эш, – дип аңлатма кертә Рашат Талип улы.
Юлчыларның төзелеш һәм ремонт белән бәйле эшләре, климат үзгәрү сәбәпле, соңгы елларда бик иртә башлана. Гадәттә беренче эш итеп чокыр-чакырларны ремонтлыйлар алар. Быел моны 10,8 мең квадрат метрда башкарганнар, 8,5 мең метр озынлыктагы ярыкларны ямаганнар, асфальт грануллар белән юл кырыйларын ныгытканнар. Асфальт заводы юллардагы тишек-ярыкларны ямау өчен генә дә 16 мең тонна асфальт ясап чыгарган.
–Безнең оешмада эшләү ансат түгел икәнлеге аңлашыла. Шундый зур күләмле эшне башкарып чыгу өчен һәркемнән җаваплылык, тырышлык таләп ителә. Әле бит егетләребез районнан читкә китеп тә эшлиләр. Әйтик, хәзерге вакытта юлчылар Баулы, Түбән Кама, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында командировкада. Кайда гына эшләмәсеннәр, безнекеләр сынатмыйлар. Әле менә автогрейдер йөртүче Әбрар Хәсәнҗанов белән каток машинисты Илнар Заһидуллинны Нурлат районы башлыгы да грамоталар белән бүләкләгән,–дип эшчеләрен мактый җитәкче.
Юл төзүче хезмәте ансат түгел, билгеле. Эш көне биредә бик иртә башлана һәм соң бетә. Елның җылы чорында күбрәк юллар төзеп калырга кирәк бит. Шуңа күрә эшчеләрнең кадере дә бар, хезмәт хаклары да югары һәм вакытында түләнә. Ә яңа ел алдыннан эшчеләр һәм белгечләргә унөченче хезмәт хакы итеп түгәрәк кенә сумма акча бирелә. Билгеле, хезмәтенә күрә түләве дә булгач, юл төзү оешмасында эшләргә теләүчеләр дә табыла: быел 91 кеше эшкә килгән. Соңгы өч елда коллектив өчтән бергә артып, 187 кешегә җиткән.
"Алексеевскдорстрой" ААҖнең Әлки участогы – техник яктан бик яхшы коралланган оешма. Ел саен яңа машиналар алына. Рашат Талип улы әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә 39 автомобиль һәм 20 берәмлек юл төзү машинасы бар. Билгеле, мондый куәтле оешма иң күләмле эшләрне дә башкарып чыга ала.
Атна ахырында юлчыларның зур бәйрәме. Һәр елдагыча, иң алдынгыларны Мактау грамоталары, премияләр көтә. Әйтик, автогрейдер машинисты Риянов Марат Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатына лаек дип табылган. Район башлыгының Мактау грамоталарын машинист Алексей Емельшинга, шофер Ринат Каюмовка, эретеп ябыштыручы Рөстәм Шәйхетдиновка тапшырачаклар. Җәмгыятьнең генераль директоры Фаот Вәлиев та участокның иң яхшы эшчеләрен бүләкләячәк.
–Ә андыйлар бездә бик күп. Мин бүген аларның исемен атый алыр идем. Әмма аерасым килми, чөнки һәр белгеч, һәр эшчебез уртак эшебезгә үз өлешен кертә,– ди Рашат Гыйззәтуллин. Быелның гыйнварында участок бетончылары Олимпиада үткән Сочида эшләделәр. Бу инде егетләребезгә үзебезнең республикада гына түгел, читтә дә ышаналар дигән сүз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз