Аннары территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов сайлаулар нәтиҗәләрен саннарга әйләндереп сөйләде. Сайлаулар закон таләп иткәнчә узсын өчен аларга бик әйбәтләп әзерләнгәннәр. Сайлау комиссияләре әгъзалары өчен 6 семинар гына үткәрелгән! Беренче тапкыр вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге бирелгән, аннан 626 сайлаучы файдаланган. Сайлаулар нәтиҗәләре район газетасында басылып чыкканга шунысын гына искә төшереп үтик: 44 нче бер мандатлы сайлау округы буенча сайлаучыларның 99,66 проценты үз тавышларын кандидат Фоат Вәлиевны, 98,73 проценты “Бердәм Россия” партиясе өчен бирделәр.
–Сайлаулар имин һәм тыныч үтте, закон таләпләре бозылу хакында гариза я дәгъвалар бөтенләй булмады,–дип тәмамлады конференциядә чыгышын Алексей Шувалов. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сайлауларга бик яхшы әзерле һәм аларны уңышлы үткәргән өчен аңа рәхмәт белдерде.
Конференциянең көн тәртибенә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең сәяси советы составына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә дә кертелгән иде. Үз теләкләре белән сәяси советтан киткән Ринат Зарипов һәм Әнәс Яруллин урынына конференция делегатлары партия әгъзасы, район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары Ринас Салаховны һәм партия әгъзасы, район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкинаны сайладылар.