Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЮХИДИ инспекторлары экипажы белән берлектә без дә район юлларында рейдта булып кайттык
2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Базарлы Матак һәм Карга авыллары арасындагы автомобиль юлында торабыз. Радар экранында саннар җемелди башлады. Кызу йөрергә яратучы машина йөртүчеләр бер-бер артлы туктатыла торды.
–Кая ашыгасыз соң?–дип сорыйм андыйлардан.
"Онытылып кителгән", "Вакыт җитми", "Соңга калам" – күбесенчә шундый җаваплар яңгырый. "Ундүртенче" модельле "Жигули" да Казаннан Димитровградка юл тотучы яшь егет:
–Шундый төзек юллар булганда очыртып баруы үзе бер рәхәт бит,–дип "акланды". Ничек кенә булмасын, юл йөрү кагыйдәсен боздыңмы, штрафны түләргә туры килер. Тизлек режимын сакламаучыларның һәрберсенә карата беркетмә төзелде, штраф кәгазьләре кулларына бирелде.
Менә Базарлы Матак – Түбән Әлки юлында сәгатенә 105 километр тизлек белән килүче (90 нан арттырырга ярамый) туктатылды. Тизлекне арттырган өчен ул хәзер 500 сум, моңа өстәп тагын 800 сум штраф түләргә тиеш булачак. Чөнки машинаның номерында саннар укый алмаслык дәрәҗәгә җиткән. Ә менә прицеп таккан тугызлы "Жигули" туктатылгач, руль хуҗасы бернинди дә кагыйдә бозмавы хакында бәхәсләшергә үк кереште.
–Сезнең ясалма прицеп закон таләпләренә туры китереп рәсмиләштерелмәгән,–дип, аңа ипләп кенә аңлатты юл-патруль службасының өлкән инспекторы Рәфис Хатыйпов.
Мондый очракларда 800 сум штраф яный. Прицеп исә түләүле штраф стоянкасына озатылды. (Биредә прицепның 1 сәгать "ялы" 120 сумга төшәчәк).
Инспекторлардан район юлларында вәзгыятьнең нинди булуы белән дә кызыксындым.
–Хәвефсезлек каешын эләктермәү, машиналарны узу кагыйдәләрен бозу, административ штрафны вакытында түләмәү, танылмый торган номерлы мшина белән идарә итү – юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның иң еш кабатлана торганнары. Руль артына салмыш хәлдә утыручылар да һич кимеми,–ди инспектор Рәмзил Вәлиуллин.
Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3 меңнән артык очрагын ачыклаган. Шул исәптән машина белән исерек килеш идарә итүче 70 йөртүче тоткарланган.
–Күрәмсең, 1,5-2 елга "права"сыз калу, өстәвенә 30 мең сум штраф түләү дә куркытмый андыйларны,–дим инспекторга.
–Бу бит әле без тоткарлаганнары гына. Күпмесе "төшереп алгач" кача-поса йөриләр,–ди инспекторлар. Менә соңгы очракларның берсе Алексеевскидан безнең якларга кунакка килеп, исерек килеш руль артына утырган ир-аттан: "Кая баруың инде бу хәлдә?"–дип сорагач, ул безгә "Белмим"–дип җавап кайтарды.
Рейд барышында инспекторлар юл кагыйдәләре бозуның тагын берничә очрагын ачыклады. Бу куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле 2 очрак (1 мең сум штраф), номеры танылмый торган машина белән идарә итүнең 1 очрагы (500 сум штраф).
Сер түгел, машина йөртүчеләр арасында ЮХИДИ хезмәткәрләрен хөрмәт итүчеләргә караганда, өнәп бетермәүчеләр күбрәк. Бигрәк тә юлларда басып кагыйдә бозучыларны чүпләп, штраф язып торганнарын яратмыйлар. Ә бит аларның эшчәнлеге безне, юл хәрәкәтендә катнашучыларны, һәлакәттән саклап калуга юнәлтелгән. Шуның хакында онытмасак иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз