Быел район үзәк хастаханәсендә өч яңа табиб эшли башлады

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Ул һәр атнаның сишәмбе көнендә гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итә. Бу гамәлнең төп максаты – халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыруга кагылышлы проблемаларны өйрәнү, балаларга һәм олыларга медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча тәкъдимнәр кабул итү.

Быел район үзәк хастаханәсендә өч яңа табиб эшли башлады.

Участок табибы терапевт Эльвина Рифкать кызы Латыйпова Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап безгә эшкә кайтты, ул поликлиникада эшли.

Вероника Владимировна Шураскина 6 еллык эш стажы булган терапевт. Ул шулай ук поликлиникада участок табибы булып эшли.

Беренче категорияле белгеч Николай Константинович Кудрявцевның эш стажы 22 ел. Ул район хастаханәсендә суд-медицина экспертизасы табибы вазыйфаларын үтәүгә кереште.

Шуны әйтергә кирәк; соңгы елларда табиблар белән тәэмин ителеш 20 процентка артты һәм 10 мең кешегә бүлеп исәпләгәндә 21,1 гә җитте. Республиканың муниципаль районнарында әлеге күрсәткеч уртача 20,5 кә тигез.

Район сәламәтлек саклау системасын табиблар белән тәэмин итүгә яше 35 тән узмаган белгечләргә федераль программа кысаларында 1 миллион сум акча бирү дә ярдәм итте. Бүгенге көндә бездә шундый түләү алган 9 табиб хезмәт куя. Программа шартлары буенча алар авыл җирендә ким дигәндә 5 ел эшләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International