Сезнең сорауга җавап бирәбез

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Алинә Камартдинова (Республика кадастр палатасы директоры урынбасары) ситуацияне болай дип аңлатты:
–Сезнең күршедәге җир участогының федераль милектә булуы мәгълүм  икән, "Рос-имущество"ның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, анда гариза, межалау планы проектын калдырырга һәм чикләрне килештерүне көтәргә кирәк.
Әгәр әлеге җир участогының кемнеке булуы мәгълүм түгел икән, исемлеге расланган рәсми газеталарның берсендә кадастр инженеры җир участогы чикләрен килештерү үткәрелүе һәм чикләрнең кайдан узуы уңаеннан дәгъваларның бер ай дәвамында кабул ителүе хакында белдерү урнаштыра. Дәгъвалар булмаган очракта чикләр килештерелгән санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International