22 һәм 23 октябрьдә районда донор көннәре узды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Донор буларак кан тапшыру әллә ни катлаулы эш булмаса да, урынга барып җитеп, беләктәге венага инә керткәнче берничә процедура үтәргә кирәк әле. Башта үз шәфкать туташларыбыз каршына утырып, аларга паспортыңны күрсәтәсең һәм дистәдән артык сораулы анкетаны тутырасың. Анда ничә яшьтә булуыңнан алып соңгы вакытта нинди дарулар куллануың турындагылары да бар хәтта.

Шуннан соң, шәфкать туташлары биргән белешмәне тотып, республика кан үзәгеннән килгән күчмә станциягә үтә булачак донор. Үзәкнең күчмә бригадасы җитәкчесе Марат Шакиров һәркемне үзе кабул итә, кан басымын тикшерә, сораулар бирә.

Аның белән кыска әңгәмәдән соң тагын бер процедура үтәсе: бармак очын чәнчеп алып, нәни генә кан тамчысын төрле реактивлар белән катнаштыралар һәм кан төркемен ачыклыйлар. Өченче кабинетта донор турындагы белешмәләр компьютерга кертелә. Биредә донорга ике печенье, чәй, шикәр, стакан салынган пакет та бирәләр әле – теләгән кеше кайнар чәй эчеп, көчен “арттыра” ала.

Бары шуннан соң гына кан алу бүлмәсенә үткәрәләр белгечләр. Анда бик җитез берничә шәфкать туташы донорларны кабул итә. Алар тиз арада беләккә шприц инәсен кертәләр дә, берничә минутта 400 грамм кан сыйдырышлы пластик капчык тула да.

–Сезнең районда эшләве дә ансат. Чөнки донор булырга теләүчеләр күп. Менә сез кырык беренче булып тапшырасыз. Әлкилеләрнең сәламәтлекләре дә нык, һушы китеп егылучылар бөтенләй юк,–диделәр шәфкать туташлары. Аларның фикерен бригада җитәкчесе дә хуплады:

–Донор көннәре сезнең районда оешкан төстә үтә. Безне әйбәт каршылыйлар, уңайлы эш шартлары тудыралар. Республика донор канына бик мохтаҗ. Шуңа күрә бүген бирегә килеп кан тапшырган һәркемгә зур рәхмәт,–диде табиб Марат Шакиров.

Фикерләр

Зөләйха Гайнетдинова, “Каенкай” балалар бакчасы хезмәткәре:

–Минем тугызынчы тапкыр кан бирүем. Үземне бик әйбәт хис итәм, авырлыгын һич тоймыйм. Киресенчә, ниндидер җиңеллек сизәм үземдә. Кемдер кушканга түгел, ә берәүгә ярдәмем тияр дип ышанам.

 

Валерий Локтев, янгын сүндерүче:

–Каным икенче төркемгә карый, әллә ни кыйммәтле түгел. Шулай да бүген 29 нчы тапкыр кан бирәчәкмен. Алалар бит, димәк, кирәк ул! Үземне бик шәп хис итәм, кирәк икән, икеләтә норма бирә алам кебек.

 

Таһир Низамов, төзүче, Арча районыннан:

–Егерме дүрт яшемә җитеп, әлегәчә донор булып караганым юк иде. Беренче тапкыр эшлим моны. Бик кирәкле, мөһим эш дип саныйм. Донор каны бит теләсә кемгә, шул исәптән миңа да кирәк булырга мөмкин. Үзем бер тапкыр да тапшырмагач, башкалар ярдәменә ничек исәп тотасың ди!

 

Любовь Тутерова, хуҗабикә:

Яшь чагында еш бирә идем кан. Уйлап карасаң, үткән гасырда булган икән анысы. Димәк, бу гасырда беренче тапкыр кан бирәм. Карап карыйм әле, организмым картаймады микән? Әле бит, бушлай дисәләр дә, 500 сум акча да бирәләр икән. Минем өчен анысы да ярап куяр, әлегә эшләмим бит, ике бала белән өйдә утырам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International