“Сак булыгыз, мошенниклар!” республика акциясе старт алды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Ул 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халык арасында кисәтү-аңлату эшләре даими алып барылуга карамастан, районыбызда алдакчылар тозагына эләгүчеләр булып тора. Әйтик, кырыкалдарларның ялган вәгъдәләренә ышанып, аларга банк карточкасының пин-кодын хәбәр итү, нәтиҗәдә  карточкадагы акчаңны югалту, кредитка товар алганда өстәмә кредитка “бату” кебек хәлләр булды. Район полиция хезмәткәрләре халыкка уяу һәм сак булу зарурлыгын тагын бер кат искәртә. Телефон аша ниндидер гадәттән тыш хәл хакында хәбәр итеп акча таләп итүчеләргә, арзан бәядән товар тәкъдим итүчеләргә ышанмагыз, гомумән, акча белән бәйле һәр эшне кат-кат тикшереп кенә башкарыгыз,–ди хокук сакчылары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International