Бозлы юлларда җәйге шома резина белән йөрү бик куркыныч

2014 елның 24 октябре, җомга
Әле кар, әле яңгыр яву, һава торышының кискен үзгәреп торуы аркасында юлларда бозлавык хасил булды. Машиналы райондашларыбыз бу көннәрдә җәйге тәгәрмәчләрне  кышкыга алыштыру өчен автосервисларга ашыкты. Район үзәгендәге сервисларда озын-озын чиратлар хасил булды.
 
–Бу көннәрдә бездә чын "ажиотаж",–ди бер автосервис хезмәткәре Илдар. –Юлга беренче бозлавык яткач башланды автомобильләр агышы. Һәркем машинасына "тырнаклы" тәгәрмәч куйдырырга  ашыга. Иртәнге сигездән кичке караңгы төшкәнче эшләргә туры килә. 
 
Автомобиль көпчәкләрен  кышкыга алыштырырга килгән Сәрия Гатина белән Гөлфирә Хәсәнова:
–Һава торышы  кинәт кенә үзгәрде дә куйды. Тәгәрмәчләрне  ноябрьдә генә алыштырырга  күнеккән идек тә бит. Әмма инде юлларда җәйге көпчәкләр белән йөрерлек түгел. Шуңа күрә эштән сорап тизрәк монда килдек,–диләр.
 
"Калина"сы белән Иске Чаллыдан килгән Хәмис Хаҗипов та юлда инде кышкы резинасыз йөрүнең хәвефле булуына инанган.
 
Без бүгенге һава торышы һәм юллардагы вәзгыять хакында район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин белән дә  сөйләштек.
 
–Машина йөртүчеләргә тәгәрмәчләрен кичекмәстән "тырнаклы"ларга алыштырырга киңәш итәм. Чөнки бозлы юлларда җәйге шома резина белән йөрү бик куркыныч,–ди ул. –Юллардагы иминлек күбесенчә машина  йөртүчеләрнең үзләренә бәйле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү белән беррәттән техниканың төзеклегенә дә җитди игътибар бирү кирәк. Ә көпчәкләрне алыштыруны һич тә сузарга ярамый.
 
 
"Пеләш" резина өчен киләсе елдан 2 мең сум штраф түләтергә мөмкиннәр. Россия хөкүмәте шул хактагы закон проектын хуплаган.

 

 
Атна башында Чирмешән районында булган юл-транспорт фаҗигасенә   автомобильгә "тырнаклы" көпчәкләр куелмау сәбәпче. Бу хакта онлайн режимда узган видеобрифингта республика ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов ассызыклап әйтте. «УАЗ» автомобиле йөртүчесе бозлавык юлда идарәне югалта, һәм машина, каршы якка чыгып, "Рено" йөк автомобиле белән бәрелешә. Руль артындагы 28 яшьлек егет һәлак була. Ә бит һәлакәткә юлыккан автомобиль салонында "тырнаклы" дүрт резина да булган. Соңрак ачыкланганча, автомобиль хуҗасының көпчәкләрне алыштыру нияте белән автосервиска юл тотуы булган икән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International