Бераздан апасы Вера да хәрби кешегә кияүгә чыгып читкә китә. Оля бөтенләй ялгыз кала. Ул Иске Сихтермәдәге өйләренә кайтып берүзе яши. Иваново шәһәрендәге туганнарына да китеп карый, әмма, авыл кешесенә ул чакта бернинди документ та бирелмәгәнлектән, ни эшкә, ни укырга урнаша алмый.
Ярый әле читкә киткән апасы белән җизнәсе районга әйләнеп кайталар. Хәрби фельдшер булып хезмәт иткән җизнәсе Сергей Желтухинны район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Аның ярдәме белән Ольга өч айлык медицина курсларында укып кайта һәм санитария-эпидемиология станциясендә вакцинатор булып эшли башлый. Ул лаеклы ялга чыкканчы әлеге оешмада хезмәт куя. Базарлы Матак егете Геннадий Пимурзинга кияүгә чыгып, бик матур гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр.
1995 елның 27 октябрендә РФ Законы буенча реабилитацияләнгән. Аның исеме Татарстан Республикасының сәяси репрессияләр корбаннары Хәтер китабында мәңгеләштерелде (6 нчы том, 256 нчы бит)».