Әлки районында яшәүче бер хуҗага "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" 800 000 сумга якын акча түләгән
2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Базарлы Матак авылында Хамит Габдуллаҗанович йортында янгын чыгып, чарлак (чердак) һәм өй түбәсе тулысынча янып бетә. Шулай ук мунча һәм өйдәге мал-мөлкәт тә зыян күргән. Авыр минутларда үз клиентларын беркайчан ташламаган ышанычлы компания Шәраповлар гаиләсенә дә булышкан. ҖЧҖ "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" аларга 792 750 сум акча түләгән. Шуны да әйтәсе килә, Хамит Габдуллаҗанович иминиятләштерү килешүен төзегәндә нибары 8850 сум акча түләгән иде. Шулай итеп, Компания түләү бәясен 90 тапкыр арттырып түләгән.
"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте иминият хезмәтләре базарында 2008 елдан бирле эшли. Татарстан Республикасында Компаниянең 40тан артык филиалы бар.