Музыка мәктәбе адресына да тәнкыйть фикерләре, кызыклы тәкъдимнәр байтак яңгырады. Әйтик, укучыларның отчет концертларын, ачык дәресләрне нигә ай саен оештырмаска?! Гомумән, мәктәпнең эшен җанландырырга, укучыларның район һәм республика бәйгеләрендә ешрак катнашуына ирешергә кирәк. "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә дә музыка мәктәбе укучылары бик аз катнаша әле. Ә бит музыкаль яктан яхшы әзерлекле, сәләтле бу балалар фестивальнең чын бизәге була алыр иде.Әлкилеләрнең потенциалы зур булуын, балалар, яшьләр арасында талантларны ачыклау буенча ныграк эшләргә кирәклеген әйтеп, Иҗтимагый совет әгъзасы Каюм Фәсахов мондый мисал да китерде:
–1966-67 елларда район мәдәният йорты каршында тынлы оркестр да эшли иде хәтта. Аның белән Борискино егете җитәкчелек итә иде,–диде.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе эшчәнлеге хакында сөйләшкәндә дә битарафлар булмады.
Әлеге мәктәп тренерлары авылларга йөреп тә балалар белән шөгыльләнәләр. Хлебодаровка мәктәбе директоры Анна Локтева ДЮСШ тренерларына рәхмәтле булуларын әйтте. "Укучыларыбыз спорт түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр",–ди ул.