–Гаиләбездә өч кеше булгач, безгә программа шартлары буенча 900 мең сумнан артыграк акча бирелде. Белсәгез иде, ничек сөендек без моңа! Күктән төшкән бәхет булды бу. Шундый программаны кабул итеп, эшләтеп җибәргән өчен дәүләтебезгә рәхмәт. Бу сумманың бер генә тиенен дә кире кайтарасы түгел бит!–ди Ирина, шатлыгын яшермичә.
Шул ук елда күмәк көч белән башта өйнең нигезен корып куялар. Төзүчеләр яллап, стенасын өяләр, түбәсен дә ябалар. Ә быел авылга ямь биреп торган, мәйданы 120 квадрат метр булган үз өйләренә күченәләр Юмановлар. Тик өй туен бераз гына кичереп торырга туры килә аларга. Бер ай элек Ирина белән Вадимның икенче уллары дөньяга килә. Хәзер инде бала үстерүе ансатрак, чөнки яңа өйдә барысы да уйланылган: зур кунак бүлмәсе, йокы бүлмәләре, иркен кухня, юыну бүлмәсе, шунда ук мунчасы...
–Юмановлар моннан ике ел элек беренчеләрдән булып ачык кырда йортларын салырга кереште. Хәзер исә биредә 11 яңа йорт калкып чыкты. Барысы да яшь гаиләләр. Шуңа бу яңа урамны да без Яшьләр урамы дип атадык,– диде җирлек башлыгы Сергей Новиков.
Гомумән, Сихтермә-Хузангайның кайсы өлешенә күз салсаң да, берсеннән-берсе әкияттәгедәй матур йортлар күрәсең. Яшьләр дә биредән каядыр читкә бәхет эзләп юл тотмый. Чөнки бар шартлар да тудырылган мәктәп, мәдәният йорты, зур гына балалар бакчасы, заманча җиһазландырылган шифаханә, асфальт юл. Иң мөһиме – халык эш белән тәэмин ителгән. Шуңа да хузангайлылар туган авылларында таза тормыш корып яшиләр.