Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Районда 823 кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне электрон юл белән башкарган
2014 елның 31 октябре, җомга
Билгеле булганча, интернет челтәрләрендә түләүләр Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында –uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып, барлык төр түләүләр турындагы мәгълүматны саклап бара, үзегезнең исәп-хисап счетыгызга үзгәрешләр кертә, аның белән идарә итә аласыз. Ә шәхси кабинет булдыру өчен сайтта бары кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, үз паролеңне генә куллану зарур.
Барлык төр түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына, интернет челтәре аша башкару хакында күп тапкырлар сөйләнде. Бу уңайлыктан әлкилеләр дә теләп файдалана хәзер. Районда 823 кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне электрон юл белән башкарган. Болай иткәндә почта бүлекчәләрендә, банкларда чират торасы, вакыт сарыф итәсе юк, түләүләр хакында онытмыйм тагын дип тә борчылырга кирәкми. Кулыңда пластик картаң бар икән, түләүне теләсә кайсы вакытта ашыкмый гына башкар. Карта ярдәмендә су, газ, ут, телефон, интернет өчен, ЮХИДИ штрафлары– һәммәсен дә түләп була. Төрле түләүләрне башкарудан кала, электр, газ счетчиклары күрсәткечләрен кертергә һәм аларның билгеләнгән вакыт аралыгында үзгәрү динамикасын карап барырга, исәп-хисап фактураларын һәм алар буенча түләү тарихларын күзәтергә мөмкин. Түләүләрне электрон төстә башкару вакытны экономияләргә ярдәм итә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен интернет аша түләүнең уңайлыгын аңлап, түләүнең бу формасына күчүчеләр елдан-ел арта бара. Сентябрь аенда гына да Татарстан дәүләт хезмәткәрләре порталы аша 84,5 миллион сумлык 26 мең түләү башкарылган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк.
Татарстан мәктәпләре арасында оештырылган "IТ-чемпион" бәйгесендә катнашып, бу уку елында "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә җиңү яулаган укучы – Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныфында белем алучы Ләйсән Сәмигуллина болай ди:
–Интернетта Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша эшләргә бер өйрәнсәң, бик уңай, бернинди авырлыгы да юк аның. Банк картасында акчаң булса, 3-4 минут эчендә түлисең дә куясың. Бәйгедә катнашып, мин бик күп олыларны электрон түләүләр башкарырга өйрәттем.
Ләйсәнгә бу эштә абыйсы һәм әнисе дә ярдәм иткән.
–Туганнар, дуслар, күрше-күлән – берсе дә калмады,–ди Ләйсәннең әнисе Гөлүсә ханым. –Иң элек һәрберсен теркәдек, шәхси кабинетлар ачтык, портал белән эшләргә өйрәттек, аннан ничек түләргә икәнлеген аңлаттык. Кызыбызның "IТ-чемпион" бәйгесендә җиңү яулап, ноутбук белән бүләкләнүе барыбыз өчен дә зур сөенеч булды.
Ләйсәннең бу беренче генә җиңүе түгел. Ул үткән елда да әлеге конкурста катнашып җиңеп чыккан һәм планшет белән бүләкләнгән булган.
Район мәгълүмати-методика үзәгенең мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Лариса Кирсанова да электрон түләүләрнең уңайлы булуын ассызыклый:
–Бик җайлы болай эшләү. Салымнарның бар төрләрен, штрафларны, коммуналь хезмәтләр һәм кәрәзле телефон өчен түләүләрне үзем дә интернет аша башкарам, танышларымны да шулай эшләргә өндим. Иң мөһиме, чиратларда басып торып интегәсе юк,–ди.
Ә бит дөрестән дә банкларда түләү башкарганда чират торырга туры килә. Үткән дүшәмбедә район үзәгенең кайсы гына банкына сугылсам да елга сыман озын чиратларга тап булдым. Димәк, бүгеннән электрон түләүгә күчәргә кирәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз