Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ә сезгә ноябрь бәйрәмнәрнең кайсы якынрак?
2014 елның 31 октябре, җомга
Рамилә Фәсахова, Түбән Кәчи фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
–Халыклар бердәмлеге көне – чагыштырмача яңа бәйрәм, аны берничә ел элек кенә билгеләп үтә башладык. Минемчә, мондый бәйрәм бик кирәк иде. Ник дигәндә, төрле милләт һәм дин вәкилләренең бердәмлеге – җәмгыятебезнең нигезе ул. Мин үзем Чуаш Кичүе авылында яшим, дүрт ел инде Түбән Кәчигә йөреп эшлим. Биредә халык бик әйбәт. Кешенең хәленә керә, рәхмәтле була беләләр, ярдәмчелләр, киң күңеллеләр. Гомумән, бездә бит кешене милләте, дине буенча аеру юк. Туганнардай бердәм яшибез. Бу бердәмлекнең кадерен белергә, сакларга кирәк. Татарстан Конституциясе көне дә зур, әһәмиятле бәйрәм. Шушы Конституциягә нигезләнеп яшәүче республикабызда халык өчен күпме эшләр башкарыла. Үземнең хезмәтемдә дә бик ачык чагыла бу. Ике ел элек безнең ФАП бинасына капиталь ремонт ясалды: ишек-тәрәзәләр алыштырылды, түбәсе өр-яңадан ябылды. Хәзер бинабыз җылы, тиешенчә җиһазланган, медикаментлар җитәрлек. Халык та медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать дип уйлыйм.
Александра Кузнецова, пенсионер, Иске Хурада авылы:
–Минем күңелемә Октябрь революциясе көне якынрак. Элек аны бөтен ил белән бергә 7 ноябрьдә билгеләп үтә идек. Көтеп алып, бик күңелле итеп уздыра идек бу бәйрәмне. Демонстрациягә чыгабыз, концерт куябыз, кунакка йөрешәбез… Ул чакларны сагынып искә алам. Хәер, хәзер дә тормышыбыз бик әйбәт. Пенсияне вакытында түләп торалар, авылда да яшәү шартлары шәһәрдәгедән ким түгел. Иң мөһиме, илдә тынычлык булсын.
Татьяна Петухова, район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры:
–Алда торган ике бәйрәм дә илебез, республикабыз өчен бик әһәмиятле. Ә Халыклар бердәмлеге көне минем өчен аеруча якын. 4 ноябрьдә бит православныйлар иң олы бәйрәмнәренең берсен– Казан Изге Ана көнен билгеләп үтәләр. Изге Ана – барлык христианнарның яклаучысы. Мәгълүм булганча, 1612 елның октябрь ахыры – ноябрь башында ил башкаласы Мәскәүне поляк баскынчакларыннан азат итү өчен сугышлар булып, аларда халык ополчениесе җиңеп чыккан. Ә 4 ноябрьдә Мәскәүдә Хач тотып йөрү (Большой Крестный ход) булуы мәгълүм. Мәскәүне азат итүдә Изге Ана да булышкандыр, халыкның бердәмлеге дә зур роль уйнагандыр. Бүген дә дөньяда халыкара хәл бик катлаулы. Һәм бүген дә илебез халыкларының бердәм булуы бик мөһим. Мондый вәзгыятьтә безне уй-теләкләребезнең, эш-гамәлләребезнең бердәм булуы гына саклап калачак.
Р
озали
я Галимова, мәктәптә техник хезмәткәр, Яңа Алпар авылы:
–Тыныч, имин тормышта бәйрәмнәрнең һәркайсы шатлыклы. Бәйрәмнәрнең озын яллар алып килүе дә әйбәт. Туганнарың, якыннарың белән күрешергә, аралашырга мөмкинлек туа. Үз гаиләләре белән яшәүче балаларыбыз кунакка кайтыр. Ә балалар, оныклар белән мәш килү – үзе бәхет. Авыл җирендә бәйрәм дип озын-озак ял итеп ятмыйсың инде ул. Йорт тулы терлек-туар, кош-корт асрыйбыз бит, аларны карарга кирәк. Ә эшләгән, хезмәттән курыкмаган кешегә җитеш тормыш белән яшәргә мөмкинлекләр бар бүген. Авылда халык мул, матур яши. Украина хәлләре, дөньяда тынычлык булмау гына хафаландыра. Илебездә иминлек хөкем сөрсен, ызгыш-сугышлар гына чыга күрмәсен.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз