Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Фаҗигадә машиналы як кына түгел, җәяүлеләр дә зыян күрергә мөмкин
2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Статистика мәгълүматлары көзге айларда юлларда һәлак булган җәяүлеләрнең саны артуны раслый. Үткән 2013 елда республикада җәйге чор белән чагыштырганда көзен ике тапкыр күбрәк җәяүленең гомере өзелгән. Быелгы саннар да сөенерлек түгел: 8 айда республика юлларында 864 җәяүлене таптатканнар! Нәтиҗәдә 85 кеше һәлак булган.
Көзге фаҗигаләр саны артуның сәбәбе аңлашыла да: көннәр кыскара, кичке эңгер-меңгердә, әле шуның өстенә яңгыр да явып торса, юллар начар күренә. Җәяүлеләр шуны белсен иде: мондый вакытта юлда җәяүленең пәйда булуы машина йөртүче өчен һич көтелмәгән хәлгә әйләнә!
Юл кагыйдәләре тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә киемнәренә яктылыкны чагылдыра торган элементлар – фликер, браслет, значоклар өстәргә куша. Алар булмаса һич югы киемегездә ачык төсләр булсын, шундый башлык, бияләй, шарф киегез я бәйләгез.
Җәяүлеләрне кабат кисәтеп, юл аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булырга, телефоннан сөйләшмәскә, капюшонны салырга, зонтикны җыярга киңәш итәбез. Ә инде авылдан читтәге юлларда бары транспорт хәрәкәтенә каршы яктан, юл кырыеннан гына йөрергә ярый – якынлашып килгән машиналарны күрергә кирәк бит. Быел транспорт йөргән юнәлештә барган 17 җәяүлене таптатканнар, аларның 6 сы һәлак булды.
Исерек җәяүлеләргә дә юлда урын юк! Быел тапталган җәяүлеләрнең 29 ы исерек булып, аларның 7 сенең гомере өзелде, 22 се яраланды.
Инде җәяүлеләр өчен ясалган юлны аркылы чыгу урыннары турында берничә сүз. Алар безнең районда да бар. Исегезгә төшерәм: җәяүлеләр "сукмагына" аяк басканчы, юлга игътибар итегез, якынлашып килүче машиналар юкмы, куркыныч түгелме. Ә машина йөртүчеләр үз чиратында җәяүлеләр өчен ясалган "сукмак"ка килеп җиткәндә тизлекне киметергә яисә бөтенләй туктап, кешеләрне үткәреп җибәрергә тиешләр. Моны эшләмәгән шоферга 1500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз