Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Менә дигән инструктор ул
2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе
ДОСААФ җирле оешмасында хезмәт куючы Әнәс Мифтахов – әнә шундый осталарның берсе.
–Бик уңган, алтын куллы, бер сүз белән әйткәндә, алыштыргысыз хезмәткәр,–ди аның турында оешма җитәкчесе Марат Хөснетдинов. –Техниканы да яхшы белә, эшен дә җиренә җиткереп башкара. Коллективыбызда бик хөрмәт итәбез үзен. Чын профессионал ул безнең Әнәс.
Кечкенәдән үк хыялланган икән Әнәс абый "корыч айгыр" иярләргә, шофер хезмәтен башкарырга.
–Эх, тизрәк үсәсе иде дә шофер булып авыл урамнарын җилләтеп бер узасы иде, дип алга планнар корганым әле дә хәтердә,–ди ул.
1977 елда, ул 8 сыйныфны тәмамлаган җәйдә, Түбән Биктимергә урак өстендә бөртек ташырга дип бер колонна машина белән солдатлар килеп төшә. Әнәс алар белән дуслашып китә һәм, велосипед, мотоциклларны санамаганда, үз гомерендә беренче тапкыр техника йөртеп карый. "ГАЗ-52" машинасы була бу. Шунда аның шофер булу теләге тагын да ныгый. Ул инде бу профессияне гомерлеккә сайлаячагын төгәл билгели.
1984 елда армия сафларыннан әйләнеп кайткач, ДОСААФта шоферлар курсын тәмамлый һәм хуҗалыкара төзелеш берләшмәсенә эшкә урнаша. Аңа "ЗИЛ-53" машинасы тапшыралар. Озак еллар әлеге берләшмәдә төзелеш материаллары, ком, таш ташый ул.
–Күңелле вакытлар иде. Тәҗрибәле остазлар янәшәсендә без, яшьләр, күп нәрсәгә өйрәндек, төпле эш тәҗрибәсе тупладык,–дип искә ала ул чакларны Әнәс абый.
Аннан соң район коммуналь челтәрләрендә, "Кызыл Шәрык-Агро" да эшләргә, төрле машиналар йөртергә туры килә аңа. Менә шулай 30 ел гомере руль артында уза.
Соңгы елларда Әнәс абый Мифтахов ДОСААФ җирле оешмасында инструктор булып эшли. Үзенең хезмәте хакында ул яратып, мавыктыргыч итеп сөйли:
–Инструктор булу өчен машина белән оста идарә итү генә җитми. Инструкторга психолог та, укытучы да булырга кирәк. Чөнки безгә укырга килгән һәр кешенең үз характеры. Шоферлар курсында укый башлаучыларның берише беренче көннән үзләрен иркен тоталар, күнекмәләрне тиз үзләштерәләр. Ә икенче берәүләр куркып кала. Менә шул курку "барьерын" юк итү минем хезмәтемнең асылы да инде,–ди.
ДОСААФ инструкторының мөһим бурычы – шоферлыкка укучы курсантларга машина белән дөрес идарә итәргә өйрәтү, хаталарын бетерү өстендә эшләү. Әнәс абый исә бу вазыйфаны зур тырышлык белән һәм бик оста башкара.
–Әнәс абый, зур стажлы йөртүче буларак, сезгә юлларда төрле хәлләр, кыенлыклар да күрергә туры килгәндер. Ә менә руль артына утырырга җыенучыларга нинди сүзләр-теләкләрегезне җиткерәсез?–дим.
–Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырмасыннар, тизлек режимын сакласыннар, юл билгеләренә һәм җәяүлеләргә игътибарлы булсыннар. Әнә шуларны төшендерергә тырышам,–дип җавап бирә ул.
Әнәс абый өч дистә еллык һөнәри эшчәнлегенең соңгы дүрт елында бер меңләп кешене машина йөртү серләренә өйрәткән. Аның "мәктәбен" узучыларның кайсыннан гына сорасам да, Әнәс абый турында бик әйбәт фикерләр генә ишеттем. "Ул яхшы кеше дә, менә дигән инструктор да"–диделәр.
Әнәс Салихҗан улы эшендә генә түгел, гаиләсендә дә тырыш, булдыклы кеше. Хатыны Кадрия белән кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Лилия Казанда икътисадчы белгечлегенә укый, уллары Илвир район җәмәгать судында эшли.
–Без әтиебез белән бик горурланабыз. Ул хезмәтен ярата, җаваплылык белән башкара, безне дә шундый булырга өйрәтә. Кайгыртучан, йомшак күңелле дә ул,–ди балалары әтиләре турында.
Әнә шундый эшендә дә, гаиләсендә дә бик кирәкле һәм хөрмәтле, абруйлы кеше ул Әнәс Мифтахов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз