Иң күп газета укучылар – Чиябашта һәм Ташбилгедә

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
2015 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу дәвам итә. Район халкы 8076 данә газета-журналга язылган инде. Шуның яртысы (4125 данә) – “Әлки хәбәрләре” газетасы. Ташбилге почта бүлекчәсе (җитәкчесе Рузалия Игъламова) һәм Чиябаш бүлекчәсе (Земфира Капеева) барлык төр газета-журналларга язылу буенча үзләренә җиткерелгән планны беренчеләрдән булып үтәделәр. Шул исәптән район газетасына яздыру планы да үтәлде. “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе почта начальниклары Рузалия Игъламовага һәм Земфира Капеевага уңышлы эшләүләре өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыра. Аларга хезмәтләрендә яңа уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International