Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиянең беренче сыйныфлары укучылары әти-әниләре һәм укытучылары белән бергә балалар иҗат йортына җыелды. Аларны биредә район үзәк китапханәсе һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре каршы алды.
Мәдәният дәресен район үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Татьяна Петухова башлап җибәрде. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Ирина Сабирова исә малайларны-кызларны Татарстанның истәлекле тарихи-мәдәни объектлары буйлап “сәяхәткә” чакырды. Экрандагы рәсемнәр һәм Иринаның мавыктыргыч хикәяте аша балалар Казан Кремле, Болгар тыюлыгы, Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Биләр авылының истәлекле урыннары белән таныштылар. Дәресне әңгәмә рәвешендә оештырып, кызыклы мәгълүматлар файдаланып, Ирина балаларда әлеге тарихи объектлар белән кызыксыну, аларны барып күрү теләге уятырга тырышты.“Беренчеләр” киләсе елда 150 еллыгын билгеләп үтәчәк Татарстан Милли китапханәсе, театрлар, музейлар хакында да мәгълүмат алдылар. Үзебездәге китапханәләргә йөрү, күбрәк китаплар уку һәм аларны саклап, кадерләп тоту хакында да сөйләшеп уздылар. Аннан соң балаларга Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре буенча эшләнгән русча мультфильм күрсәтелде.