Бу көннәрдә районның 13 авылында үләт базлары ремонтлана

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Авыллардагы үләт базларының тирә-юнен барлык таләпләргә туры килерлек итеп тотып алу өчен республика казнасыннан 660 мең сум субвенция бирелгән иде. Бүген әлеге базларны киртәләп алу эшләре бара. Иске Салман, Карга, Түбән Әлки, Юхмачы, Алпар авыл җирлекләре территориясендәге баз тирәләрен тотып алу төгәлләнеп килә. Иске Чаллы, Иске Кората авыл җирлекләрендә дә бу эш башланган.

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре райондагы барлык биотермик базларга ике тапкыр дезинфекция үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International