–Мин чит ил әйберләренә кызыкмыйм. Үзебезнең җитештерүчеләр дә сыйфатлы, әйбәт товарлар чыгара хәзер. Кием-салымны да, ашамлыкны да үзебездә җитештерелгәнен алам. Ипинең без Базарлы Матак пекарнясында пешкәнен яратабыз. Агын да, карасын да шуны алабыз. Дөрес, кайчагында бераз уала торган була, әмма тәмле. Ярмаларны да, көнбагыш маен да Хузангайныкын алабыз. Аларның мае камырга да яхшы, салатларга да әйбәт. Ни генә димә, үзебездә үскәне безгә күбрәк килешә инде. Үзебезнеке тәмле дә, ләззәтле дә, файдалы да.
Татьяна Краснова, фельдшер-акушерлык пункты мөдире, Борискино авылы: