Бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп районның быелның тугыз аенда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды.  Әлеге мәсьәлә буенча  район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Ринас Сәлахов доклад белән чыкты.

Районның 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына бюджеты турында  район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Депутатлар бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

Утырышта шулай ук “Әлки муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставы проекты беренче укылышта кабул ителде. Депутатлар проектны хупладылар һәм аны халык тикшерүенә чыгарырга карар иттеләр.

Район советы утырышында башка оештыру мәсьәләләре дә каралды һәм алар буенча карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International