Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне безнең районда да узачак

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбендә 14.00 сәгатьтә район прокуроры Руслан Гыйзәтов, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Рәмзия Хәбибуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Фәнүзә Зиннәтуллина, район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова катнашында үткәреләчәк әлеге чара барышында ятим балаларга бирелә торган ташламалар, аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International