Соңгы бер-ике айда Россиянең берничә төбәгендә “спайс” тарту катнашмалары белән бик күп агулану очраклары булды. Әлеге наркотикларны кулланудан 700 кеше зыян күрде, 30 кеше үлде. Илдә беренче шундый фактлар теркәлүгә, Татарстанда ситуация җитди контрольгә алынды, комплекслы профилактика чаралары үткәрелде. Күбесенчә шуның нәтиҗәсендә республикабызда моңа кадәр яңа тарту катнашмаларыннан агулану очраклары булмады.
Әмма бу куркыныч Татарстанга да үтеп керде. Шушы көннәрдә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе хезмәткәрләре наркотиклар сатучы 23 яшьлек егетне тоткарлыйлар. Аңардан алынган берничә дистә доза массада MDMВ(N)-BZ-F дигән психоактив матдә булуы ачыклана. Бу тарту катнашмасын берничә тапкыр гына сулауның да үлемгә китерүе мөмкин. Хәзер әлеге куркыныч наркотикны тарату һәм сату каналларын ачыклау чаралары үткәрелә.
Моннан тыш, наркополицейскийлар Казанда “маркалар” таратырга маташучыларның эшчәнлегенә чик куйган. Әле шушы көннәрдә генә биредә төрле вузлар студентларыннан торган җинаятьчел наркотөркем ачыкланган. Алардан шактый күп санда наркотик “маркалар” алынган. Ярый әле Идарә хезмәткәрләре әлеге наркотиклар тарату челтәрен эшчәнлегенең башлангыч чорында ук юк иткән.
Нәрсә соң ул “маркалар”? Бу бик көчле синтетик наркотиклар сеңдерелгән төрле төстәге кәгазь кисәкләре. Алар төрле дозалы булырга мөмкин. Әмма бик кечкенә – бер миллиграммнан кимрәк дозасы да үлем куркынычы белән яный. Ә бит “маркалар”ны әзерләүчеләрнең дозировка белән ялгышулары да бик мөмкин. “Маркалар”ны авызга кабып суыралар яисә чәйнәп йоталар да. Наркотик шундук төкереккә һәм канга эләгә.