Программада катнаша гына башлаган кешеләр Пенсия фондыннан бертөрле дә пенсия алмаска тиеш. Ә менә әлеге программага 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 31 сентябренә кадәр чорда кушылып та, ирекле кертемнәр түләмәгән кешеләр 2000 сумнан ким булмаган беренче кертемне 26 декабрьгә кадәр ясап өлгерергә тиеш булалар. Программага әле генә катнашып китүчеләр киләсе елда дәүләт ярдәме алу өчен шулай ук 31 декабрьгә чаклы 2000 сумнан ким булмаган беренче кертемне түләсеннәр иде. Әлеге шартлар үтәлсә, дәүләт алдагы 10 елда ирекле кертемнәрне финанслауда катнашасына гарантия бирә.
Пенсия тупланышы средстволарыннан бер тапкыр бирелә торган акчаны сорап мөрәҗәгать итү вакытына карата да үзгәрешләр бар. Киләсе ел башыннан гражданин моны 5 ел үткәч кенә эшли ала. Һәм бу 5 ел 2015 елның 1 гыйнварыннан соңгы мөрәҗәгатеннән башлап санала.