“Татмедиа” ААҖнең өч басмасына язылып бүләкләр ота аласыз

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
31 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк “Подписка өчен iPad” конкурсының төп шарты буенча, бер кешегә һәм бер адрес буенча “Татмедиа” ААҖнең кимендә өч басмасына язылырга кирәк. Яздырылган абонемент квитанциясе күчермәсен яки интернет аша түләү фактын раслаучы кәгазьне түбәндәге адрес буенча юлларга: 420066, Декабристлар урамы, 2. Конверт тышына “Әбүнәчеләр конкурсына” дип язу, телефон номерыңны һәм исем-фамилияңне күрсәтү зарур. Түләү фактын раслаучы кәгазьне яки басма квитанциясе күчермәсенPodpiska@tatmedia.ru электрон адресы аша да җибәрергә була. Йомгаклар 2015 елның 5 февраленнән дә соңга калмыйча ясала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International