28 ноябрьдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин халыкны кабул итәчәк.
Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге базасында – район хакимияте бинасының 3 нче катында була. Кабул итүгә 21-6-99 телефоны буенча шылтыратып алдан язылырга кирәк.