“Безнең авылда төлкеләр күренгәли” дигән сүзләрне бу араларда район халкыннан еш ишетергә туры килә. Ә инде кичке, төнге караңгыда машина фарасы яктысына эләгеп киткәннәрен бармак белән генә түгел, дистәләп санарлык.
–Иртәнге сәгать сигезләр тирәсе иде. Көндәгечә кибеткә эшкә баруым. Мәктәп янәшәсендәге болын аша узганда каршыма килде дә басты каһәр суккыры төлке,–ди Гөлсирә Зәйнуллина томанлы шимбә иртәсен исенә төшереп.
Кулындагы сумкасы гына коткара Гөлсирәне. Суккан саен хатынның өстенә килә төлке. Уң аягын эләктереп тә ала. Шунда әллә бөтен көченә китереп сугуы җитә кала, җәнлек бер урында әйләнә-әйләнә дә Чирмешәнгә таба чаба.Төлкенең котыру чирле булуы ихтималын аңлап, Гөлсирә кичекмәстән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә, анализлар тапшыра. Тиешле уколларны да ясыйлар аңа. Хәзер ул үзен әйбәт хис итә, әмма әле өч көн саен район хастаханәсенә йөри, уколлар ала.
–Ярый әле мәктәпкә килүче балаларга очрамаган ул төлке. Балакайлар нишләрләр иде. Күрсәгез иде сез ул җәнлекнең күзләрен, әллә нинди яман тавыш белән ырылдап өскә ыргылганын!–дип сөйли ул.
Яңа Алпар авылында 30 ел инде почта таратучы булып эшләүче Резидә Аитова да бу иртәдә төлке һөҗүменә дучар була. Иске Алпардагы почтага эшкә ул да мәктәп янындагы болын аша йөри.–Мәктәпне узып елга аша барам, колагыма машина гудогы сыман тавыш килә. Борылып карасам, янәшәмдә үк төлке. Аны-моны абайлап та өлгермәдем, бу өстемә сикерде. Мин кулымдагы сумкам белән сугам, ә ул тагын өскә килә. Ярдәм сорап кычкырып йөгерә башладым, җәнлек тә артымнан калмый.
Шулай куышып бара торгач, Тәлгать Хәйруллиннар йорты янәшәсендә төлке этләрне күреп ала һәм, Резидә апаны онытып, аларга таба ыргыла.Тәлгатьнең хатыны Ольга Демидова сөйли:
–Иремне, балаларны озаткан гына идем. Йортта шау-шу купты. Кемдер кергән дип тәрәзәдән карасам, этебезне төлке куып йөри.
Ольга кулына күсәк алып йортка чыга. Караса, эт ояда, аны төлке сагалый. Хатынны күреп, җәнлек аңа таба килә башлый. Хуҗабикә бераз чигенә, әмма төлке аңа да сикереп маташа. Күсәк белән берничә тапкыр суккач кына хәрәкәтсез кала.
Бу хәлләрдән соң район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре килеп өйдә, йортта, каралты-курада дезинфекция ясыйлар. Төлке үләксәсе яндырыла. Болар, билгеле, җәнлекнең котыру авырулы булуына шик белән эшләнә. Куркыныч чир белән зарарлану ихтималы булганлыктан, йорттагы этне дә “йоклатырга” мәҗбүр булалар.
–Шушы авылда гомер итеп, мондый хәлнең булганы юк иде,–ди йорт хуҗасы Тәлгать Хәйруллин. –Этебезне бик җәллибез, бик ярата идек үзен.
–Татарстанның кайбер районнарында кыргый төлкеләрнең кешегә сикерүе турында ишетелеп тораса да, соңгы елларда бездә бу беренче очрак,–ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рафик Галләмов. –Иске Алпарда төлкенең үзен бик агрессив тотуына, кешеләргә ташлануына карганда, аның котырган булуы бик мөмкин.
Республика җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов болай ди:
–Табигатьтә бөтен нәрсә бер-берсе белән бәйләнештә бит. Басуларда азык базасы – көнбагыш, кукуруз күп булганлыктан, тычканнар бик үрчеде. Кимерүчеләр ишәйгәч, төлкеләр саны да нык артты. Бу җәнлекләр бездә хәзер бик күп. Быелгы ау сезонында без аучыларга төлкеләрне ату буенча норма билгеләмәдек. Күпме юк итсәгез дә ярый, дип рөхсәт бирдек.
А. Ерусланов әйтүенчә, котыру авырулы төлке генә түгел, яшь җәнлек тә кешеләргә сикерергә мөмкин икән.
Төлке һөҗүм итсә яисә йортыңа килеп керсә, нишләргә?
–Гадәттә җәнлек кеше белән очрашса тизрәк качу җаен карый,–ди Андрей Ерусланов. –Әгәр ул артыгыздан калмый, үзен агрессив тота икән, кул астындагы чаралар белән аннан сакланыгыз, ярдәмгә бүтәннәрне чакырыгыз. Төлке йортыгызга кергән булса, аны берәр җиргә ябып куярга тырышыгыз. Шуннан соң безнең бүлеккә (тел.:89274180019) һәм район ветеринария берләшмәсенә (тел.:.) шылтыратып хәбәр итегез. Без килеп җиткәнче төлкене ябылган җирдән чыгармагыз.
–Кыргый җәнлекләрнең, бигрәк тә төлкеләрнең торак пунктларга якын килүе, кешеләрдән курыкмавы һәм аларга ташланырга торуы, таушалган кыяфәттә булуы, кайчагында аякларының параличлануы әлеге җәнлекнең котырган булуы хакында сөйли,–ди Рафик Галләмов. –Алар йорт хайваннарын, этләрне я кешеләрне тешләгән очракта кичекмәстән медицина хезмәткәрләренә һәм ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез. Авыру җәнлекнең селәгәе аша чир бүтән хайваннарга һәм кешегә дә күчәргә мөмкин. Котыру авыруы бик хәтәр, күп очракта ул үлем белән төгәлләнә. Шуңа бу авыруны йоктырудан бик нык сакланырга кирәк.