Илмир һәм Илсур Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш бәйгесе узды

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Үргәгар авылында яшәгән бертуган Фәракшиннар 1980-90 нчы елларда районыбызның оста һәм актив көрәшчеләре иде. Алар истәлегенә узган турнирда Әлки, Нурлат, Аксубай районнарыннан 1998 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар – барысы 107 көрәшче бил алышты. Безнең җыелма команда җиңүче дип табылды. Үз үлчәм категроияләрендә Алмаз Хәйруллин (Яңа Салман), Максим Иванов (Иске Тахтала), Айрат Фәттахов (Карга), Рәис Зыятдинов, Рәмис Гарифуллин, Рәмис Миндубаев, Алмаз Хафизов, Алмаз Хәмидуллин (барысы да Базарлы Матактан) беренче урыннарны алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International