Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Татьяна Андреева үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте
2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Әле генә балалары һәм оныклары белән бергәләп үзенең 90 яшьлеген үткәргән Татьяна Васильевна Андреева безнең якларга 1946 елда укытучы итеп җибәрелгән була. Ул үзе элеккеге Куйбышев өлкәсеннән. Мөгаен, күрмәгән-ишетмәгән якларга беренче тапкыр аяк басканда яшь кыз бөтенләйгә монда калырмын дип уйламагандыр да. Әмма аның хезмәт кенәгәсендәге язу бердәнбер булып калган.
–Әнкәй гомер буе кечкенә балалар укытты. Уйлап карасаң, безнең авылда укырга-язарга безнең әнидән өйрәнмәгән кеше дә юктыр,–ди юбилярның кызы Людмила Ивановна.
Тормыш иптәше Иван Андреевич Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, орденнар белән бүләкләнгән батыр сугышчы була. Туган авылына ул 1947 елда гына кайтып җитә. Һәм билгеле инде, егетнең күзе авылдагы яңа кешегә – укытучы Татьянага төшми калмый. Шулай яшь гаилә барлыкка килә.
–Ирем бик әйбәт кеше иде, аның белән бергәләп бәхетле озын гомер кичердек. Ике улыбызны, кызыбыз Люданы үстердек. Оныкларга да сөенеп өлгерде ул. Әмма ул җиде ел элек вафат булды,–дип көрсенеп куйды Татьяна Васильевна.
–Әнкәй үз эшенә бөтен барлыгын багышлады. Көндез дәресләр, аннары төрле җыелышлар, укучылар белән аерым шөгыльләнү. Ә кичләрен өем-өем дәфтәр тикшерә иде ул. Дөресен генә әйткәндә, безгә вакыты да калмый иде. Әмма чын кешегә хас сыйфатларны күңелебезгә сеңдерә белде,–ди Людмила Ивановна.
Туксан яшен тутырса да, Татьяна Васильевна иркен, зур өендә үзе генә яши әле. Суы, газы кергән өйдә гомер итүне җайлы саный ул. Кече якта мич тә чыгартып куйган, тансыкка гына икмәк пешерә икән. Йортында тавык-казлары да бар.
–Татьяна Васильевна авылыбыз өчен бик тә кирәкле кеше ул. Тирә-күршеләре белән аралашып тора, дуслары да күп. Алай гынамы, әле авырып киткән әбиләрне дә карап тора!–дип сокланып һәм яратып үз сүзен әйтеп куйды авыл җирлеге советы секретаре Елена Ензаева.
Юбилей – шатлыклы вакыйга. Ә инде 90 яшь тулу – бигрәк тә сөенеч. Чуаш Борнаенда гомер итеп, шундагы мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыткан Татьяна Васильевна Андреева исеменә Россия Президенты Владимир Путиннан да Котлау хаты килгән. Аны һәм район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе котлауларын юбилярга аларның урынбасарлары Рәшит Билалов белән Мария Платонова җиткерде. Билгеле инде, алар Татьяна Васильевнага сәламәт булып, 100 яшькәчә җитүен теләделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Эш бирүчеләрнең перспектив кадрлар ихтыяҗы турында Бөтенроссия сораштыруын узарга чакырабыз
Эш бирүчеләрнең перспектив кадрлар ихтыяҗы турында Бөтенроссия сораштыруын узарга чакырабыз
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз