Аннан соң утыз ел гомер узып китә. Бина ачылганнан бирле җитди ремонт күрми. Ул инде бик таушалды, искерде. Газны күпме генә яндырсалар да, кышларын анда җылы тормый иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әйтүенчә, сәхнә идәннәре чери башлаган була. Идәнгә ковролин кебек материал җәеп куялар. Концертлар вакытында җырчыларның туфли үкчәләре черек идән ярыгына чумып киткән очраклар да була. Берзаман Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле районга концерт белән килергә җыена. Аларны "мәдәният йорты ремонтта" дип кире кагалар. Биючеләр сәхнәгә чыккач идән ватылып төшмәгәе дип шикләнәләр.
Сәгате сукты
Районыбыз җитәкчеләре мәдәният йортын ремонтлау мәсьәләсен республика җитәкчелеге алдында еш күтәрәләр. Әмма, ремонтка шактый зур чыгымнар кирәк булганга, ул берничә ел программага керми күчерелә килә.Инде быел, ил күләмендә игълан ителгән Мәдәният елында, күптән ремонт көткән бу бинаның да яңартылу сәгате сукты. Район мәдәният йортын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 39 миллион сум акча бирү мәсьәләсе уңай хәл ителә.
Ел башыннан ук диярлек "Стройдорсервис" егетләре эшкә дә керештеләр. Иң башта бик тузган тәрәзәләр алыштырылды. Ә зур-зур тәрәзәләр бу бинада 81 әү. Бинаның фасадын да кыйммәтле керамик плитәләр белән тышладылар. Бер уңайдан янкорма да төзеп куйдылар. Анда артистлар өчен ял итү бүлмәләре булдырырга уйлыйлар.
Төзүчеләр инде җылыда эшли
Мәдәният йортының җылылык системасы да тулысынча алыштырыла. Бүген бинаның күп өлешенә җылы җибәрелгән дә инде. Төзүчеләр идәннәрне бетонлау белән мәшгульләр. Измәне биредә кул белән ташу юк. Ул урам яктагы машинадан басым астында калын шланглар белән кирәкле урынга агызыла. Идәннәрнең шактый өлешен инде бетонлап та өлгергәннәр. Бик тигез, матур килеп чыга. Җылы булсын өчен астына керамзит та җәеп калдыралар. Бу эшләр белән безне төзүчеләр мастеры Альберт Сәгыйров таныштырды.
Идәннәрне бетонлау белән Виктор Ушаков җитәкчелегендә Евгений Петров, Рәис Ибраһимов, Рудольф Гайнуллин, Олег Багрянов кебек осталар шөгыльләнә. Алар зур-зур бүлмәләрне дә тип-тигез яссылыкта эшли беләләр шул.
Ә бина эчендәге җылылык системасы өчен Михаил Ещев җаваплы. Хәер, Михаил Алексеевич үзенең ярдәмчесе Николай Пермяшкин белән, җылылык кертүдән тыш, су үткәрү, канализация тоташтыру кебек четерекле эшләргә дә алынган.
Мәдәният йорты бик җылы булачак, дип ышандыра ул. Биредә җылылык трассасы котельнядан аерым сигез юнәлешкә бүленеп китә. Элеккеге кебек кайнар су бер баштан китеп, бөтен бинаны әйләнеп суынып бетми. Михаил Ещев яңа системаның өстенлекләрен күп атады. Һәр юнәлештә кирәкле температура тотарга мөмкин. Барлык радиаторлар да җылылыкны бердәй бирә ала. Ремонт эшләре килеп чыкканда элеккечә бөтен системаны туктатасы түгел – үз юнәлешендәгесен генә кайгыртасы.