ДЮСШның мини-футбол командасы районара турнирда җиңүче булды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Әлеге бәйге “Спас” ҖЧҖ призларына, Дан орденының тулы кавалеры П.А.Карпов истәлегенә үткәрелде. Никита Софронов, Марат Гайфуллин, Раил Шәмсетдинов, Рәсим Әхмәров, Руслан Галиев, Булат Гыйниятуллин, Айдар Вәлиев, Нияз Фәттахов составындагы команда уенның барлык компанентлары буенча өстен булды. Алар ышанычлы сак, матур комбинацияләр, туп белән оста эш итү техникасы күрсәттеләр. Нәтиҗәдә иң күп – ун туп керттеләр, ә үз капкаларына дүрт гол гына үткәрделәр. Лаеш командасы белән 2:2 исәбенә уйнап, Ульяновск өлкәсенең Иске Майна футболчыларын – 5:0, ә мәйдан хуҗаларын 3:2 исәбенә җиңеп, 7 очко җыйдылар. Ә Никита Софронов турнирның иң оста уенчысы булды.

Яшь футболчыларны ярышка тренерлары Рифкать Сәгъдиев әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International