Хезмәтне саклау һәм эш урыннарының хәвефсезлеге проблемалары буенча семинар-киңәшмә булды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Анда оешма-предприятиеләрнең профсоюз активлары, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгечләр, эш бирүчеләр катнашты. Семинарны профсоюзларның республика федерациясе вәкилләре үткәрде. Федерация җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров республика профсоюзларының бүгенге эше һәм планнары белән таныштырды. Баш техник инспектор Ирина Андина исә  эш урыннарында хезмәт шартларын бәяләү кагыйдәләре хакында сөйләде. Катнашучыларга шулай ук  “Профсоюзлар – хезмәт сагында” сериясеннән плакатлар өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International