Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Агеев истәлегенә пауэрлифтинг буенча ачык чемпионат ярышлары булды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Пауэрлифтинг (яткан килеш штанга күтәрү) спорты соңгы елларда районда шактый үсеш алды. Әлки егетләре республика күләмендә уза торган әлеге төр ярышларда һәрдаим уңышлы чыгыш ясыйлар. Ульяновск шәһәрендә узган ачык чемпионатта төрле өлкә, республикалардан бик күп спортчылар көч сынашты. Районыбыздан әлеге бәйгедә дүрт ир-егет катнашты. Базарлы Матактан  Касыйм Зыятдинов урта яшьтәгеләр арасында, ә Рәшит Гарипов өлкәннәр арасында өченче урыннарны яуладылар. Алар бәйгенең бронза медальләренә һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International