Башта бу авыл "Рахматуллино" вновь поселенная, аннан "Мелявша" вновь поселенная, аннан "Мелявша" "Яңа Камка" булып китә. Бу авыл кырында руслар да булганнар. Архивта "Русская Мелявша" дигән атама да бар. Халык арасында Мәүләшә атамасы нык саклана.
Карамалы авылы Исәнбай исеме белән йөртелгән. Кайбер чыганакларда Исәнкилде дип аталган. Бу шәхес – авылга нигез салган ике туганның берсенең исеме 1865 елдан башлап муллалар язып барган метрика кәгазьләрендә "Исәнбай Карамалысы" дип аталган очраклар бар.
Әлки авыллары: өч Әлки арасында өлкәне Урта Әлки, халык телендә "Китәнче". 18 нче гасыр башында рус чыганакларында "Исенчина" дип теркәлгән. Уртада булмаса да, нигә шулай аталган – бусы табышмак.