Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сезнең сорауларга җавап бирәбез. Бурычың күп җыелган, акчаңны тотып калабыз, диләр. Дөрес эшлиләрме?
2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Редакциягә менә шундый мөрәҗәгать керде, Борискинода яшәүче Николай Амуков аптырап үзе безгә килгән. Аңа җавап бирү өчен берничә инстанциягә мөрәҗәгать иттек. Һәм менә ниләр ачыкланды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, Татарстан Министрлар Кабинетының 2014 елның 21 февралендә кабул ителгән 104 нче санлы "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга савым сыерлары асрауга тоткан чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирү турында"гы карары нигезендә безнең районга 2654 баш сыерга 2 меңәр сумнан акча кайткан. Аны идарә савым сыерлары хуҗаларына җиткереп, тиз арада отчет бирергә тиеш булган. Әмма моны идарә үзе генә башкарып чыга алмасы аңлашыла, шуңа да бу эшкә авыл җирлекләре советларын җәлеп иткәннәр. Борискино авыл җирлегендә асралучы 146 баш сыерның хуҗаларына тарату өчен 292 мең сум акча бирелгән. Совет үзенә йөкләнгәнне вакытында эшләп отчет тапшырган.
Инде Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина җавабын китерик. Аның әйтүенчә, 2013 елда авылда үткәрелгән референдум карары белән 18 яше тулган һәр кеше ай саен 35 сум күләмендә (быел тагын 15 әр сум өстәлеп, әлеге сумма 50 сумга җиткән) үзара йөкләнгән салым түләргә тиеш. Күпләр моны вакытында эшләгән, ә менә Амуковлар гаиләсе (аларда салым өч кешегә йөкләнә) 2013 елда да, быел да бер тиен салым түләмәгәннәр. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, Николай һәм Алина Амуковларга күп тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, салым түләү вакытының үтүе турында исләренә төшергәннәр. Әмма гаиләнең әлеге кисәтүләргә исе китмәгән.
–Шулай итеп аларның үзара йөкләнгән салым буенча бурычлары 2 мең сумга җитте. Билгеле инде, әлеге гаиләгә 2 мең сум акча килгәч, без бу сумманы салым бурычын каплауга тотарга дип карар иттек,–ди авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина.
Аның урамнар яктыртылмый дигән сүзләргә дә җавабы бар. Борискино авыл җирлегендә халыктан җыелган салымнарга таянып барлыгы 240 яктырткыч куйганнар. Алар хәзер авылларының барлык урамнарында бар икән. Дөрес, кайчак лампалары янып китә, сүнә. Әмма аларны тиз арада алыштырып куярга тырышалар. "Үзара йөкләнгән салым һәм аңа өстәп дәүләт биргән акчаларга җирлектәге күп кенә проблемалар хәл ителә. Шуңа күрә бу салымны һәркем вакытында түләсен иде. Көнкүреш мәсьәләләрен җайга салу бүген бик күп средстволар сорый бит",–ди Галина Самарина.
Билгеле, референдумда үзара йөкләнгән салым турында карар кабул ителгән икән, аны һәркем түләргә тиеш. Ничек килеп чыга соң бу: кемдер коммуналь хезмәтләр өчен дә, салымын да карусыз түли, ә кемдер янда калырга тырыша. Ә бит якты урамнар, ышанычлы суүткәргечләр, авылларның чисталыгы, башка уңайлыклар һәркемгә кирәк. Шуңа күрә алар өчен һәркемнең вакытында түләве гаделлек булыр иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Эш бирүчеләрнең перспектив кадрлар ихтыяҗы турында Бөтенроссия сораштыруын узарга чакырабыз
Эш бирүчеләрнең перспектив кадрлар ихтыяҗы турында Бөтенроссия сораштыруын узарга чакырабыз
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз