Хисап тотмасаң, бурычың артыр

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына алдан билгеләнгән сумманы (ул 17300 сум тәшкил итә) түләргә һәм моны ел тәмамланганчы, ягъни 31 декабрьгә чаклы эшләп өлгерергә тиешләр. Алар  мәҗбүри медицина страхованиесе буенча 3400 сум түләргә икәнлеген дә онытмасыннар.
Яңалык нидән гыйбарәт соң? Ел тәмамлангач, эшмәкәрләр салым органнарына керемнәре турында декларация тапшыралар. Керем 300 мең сумнан артып китсә, шушы артык өлешнең 1 процентын иминият кертеме итеп түлиләр. Моны 1 апрельдән соңармыйча эшлисе була.
Әгәр шәхси эшмәкәр салым органнарына отчет тапшырмаса?
 
Бу очракта бит Пенсия фондында аның керемнәре турында мәгълүмат булмаячак. Гамәлдәге закончалык буенча иминият кертемнәре иң зур күләмдә, ягъни минималь хезмәт хакын сигез тапкыр арттырып (барлыгы 138600 сум) билгеләнәчәк, эшмәкәрләр дә шул сумманы түләргә тиеш булачак. Димәк, салым декларациясен вакытында тапшырмаган эшмәкәр үзен  үк бик авыр хәлгә куя, дигән сүз.
Үз эшен агымдагы елда ябарга җыенган эшмәкәрләр игътибарына шуны җиткерәсе килә: алар да салым декларациясе тапшырырга тиеш. Юкса, Пенсия фондына шул ук 138600 сум бурычлы булып калачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International