Идарә начальнигы Әлфия Дәүләтшина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Сафина Эльмира Вәлиеваны, Ксения Кашкованы, Ульяна Сабитованы 429408 сумлык гаилә капиталы сертификаты белән бергә истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, әниләрнең бәбиләрен уенчыклар белән сөендерделәр. Әлеге сөенечле чарада яшь әниләрнең һәм балаларның да катнашуы аеруча күңелле булды.