Авариядә машина йөртүче ир-ат һәлакәт урынында үлә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Авариядә гомере өзелгән ир-ат Лаеш районында яшәүче 1958 елгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов булып чыга. Әлеге фаҗига буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышы булды. Анда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин бу авария һәм аның сәбәпләре хакында мәгълүмат белән чыкты. Юлның әлеге участогында һәлакәткә китерерлек бернинди хилафлык та ачыкланмаган. Асфальт юл бик яхшы хәлдә, хәтта юл кырые да каты түшәмәле, бернинди борылышлар юк. Баш инспектор авария машина йөртүченең йоклап китүе аркасында килеп чыккан дигән нәтиҗә ясады.

Ни аяныч, руль артында барганда йоклап китү очраклары еш була, ди Рәис Сафин. Ул күзгә йокы төшкәндә машинаны туктатып черем итеп алу яисә, киресенчә, бераз хәрәкәтләнеп йокыны качыру кирәклегенә басым ясады. Үз карамагында автотранспорт булган җитәкчеләргә дә бу хакта шоферларга даими искәртү кирәклеге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International