Хакимият органнарына эшкә кемнәрне алалар?

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
–Чулпан Ришатовна, беренче эш итеп үзебезнең районда нинди хезмәтләрнең муниципаль, ә ниндиләрнең дәүләтнеке саналуын аңлатып үтик әле.
 
–Муниципаль хезмәтләр бездә әллә ни күп түгел. Болар – район советы һәм башкарма комитеты, контроль-отчет, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет палаталары, мәгариф идарәсе. Мәдәният бүлегенең кайбер хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьлары да  муниципаль хезмәткәрләр. Ә дәүләт хезмәткәрләре, аңлашыла ки, дәүләт органнарында эшлиләр.
 
–Үзләрен муниципаль хезмәттә сынап карарга теләүчеләргә карата нинди таләпләр куела? Теләсә кемне дә хакимият органына эшкә алырга мөмкиннәрме?
 
–Таләпләр катгый һәм күп санлы. Аларның кайберләрен санап китсәк тә ярыйдыр. Әйтик, суд карары белән юридик хокукларыннан мәхрүм ителмәгән, хөкемгә тартылмаган, муниципаль хезмәтне башкаруда комачаулык итәрлек авырулары булмаган кеше муниципаль хезмәткә алынырга мөмкин. Муниципаль берәмлек башлыгының якын туганнары (әти-әнисе, тормыш иптәше, ир я кыз туганы, улы я кызы) аңа турыдан-туры буйсынулы муниципаль хезмәткә кабул ителми. Билгеле, эшкә кергәндә үзе турында ялган яки тулы булмаган мәгълүмат бирүчеләр дә муниципаль органнарга эшкә алынмый. Яшь  буенча чикләү да бар – 65 яшь.
 
–Сез муниципаль хезмәткәрләрнең үзләре турында биргән мәгълүматларын тикшерә аласызмы?
 
–Әйе. Мәсәлән, үткән елда хезмәткәрләрнең моңарчы җинаять җаваплылыгына тартылулары хакында мәгълүмат сорап район эчке эшләр бүлегенә 11 тапкыр мөрәҗәгать иттек. Югары белем турындагы документларының дөреслеген раслау өчен аларны биргән уку йортларына хатлар яздык. Үткән елда 13 шундый хат җибәрдек. Бернинди закон бозулар да ачыкланмады.
 
–Чулпан Ришатовна, мөгаен, муниципаль хезмәткәрләр өчен ниндидер чикләүләр (әйтик, өстәмә эшчәнлек һ.б.) дә бардыр.
 
–Бар андый тыю-чикләүләр. Әйтик, муниципаль хезмәткәргә коммерцияле оешманың идарә органы әгъзасы булу, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, эш бирүченең язмача рөхсәте булмаса, мәнфәгатьләр каршылыгына китерердәй түләүле башка эшчәнлек алып бару тыела. Шушы тыюлардан чыгып, үткән елда район советы һәм башкарма комитетында эшләүче муниципаль хезмәткәрләрне шәхси эшмәкәрләрнең дәүләт реестрында һәм юридик затларның  дәүләт  регистрында тикшердек. Бу мәсьәләдә закон бозулар шулай ук ачыкланмады. 
 
Үзенең вазыйфалы урыныннан файдаланып, физик я юридик затлардан бүләк алу да тыелган гамәл. Төрле чараларда катнашканда бирелгән бүләкләр муниципаль милек итеп санала һәм җирле үзидарә органына, сайлау комиссиясенә беркетмә төзеп тапшырыла.
 
–Ел тәмамлангач, муниципаль хезмәткәрләр үз керемнәре турында мәгълүмат тапшырырга тиешләр.
 
–Үз керемнәре генә түгел, тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балалары керемнәре, милекләре һәм  мөлкәт сыйфатындагы бурычлары турында да. Былтыр мондый мәгълүматны 75 муниципаль хезмәткәр һәм район башлыгы, аның урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары (барлыгы 97 кеше) тапшырган иде. Алар тикшерелде, дөрес дип табылды. Әгәр бу мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәве яисә тулы булмавы ачыкланса, муниципаль хезмәткәр хезмәтеннән азат ителергә мөмкин.
  Ләйлә ӘХМӘТШИНА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International