Әлки районы музыка мәктәбе укучылары “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә район турында дүрт призлы урын яуладылар

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Район Иҗтимагый советының узган ел октябрь аенда булган утырышында музыка мәктәбе укучыларының “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә үз осталыкларын күрсәтмәве тәнкыйтьләнгән иде. Моны исәпкә алып, быелгы бәйгегә мәктәп җентекләп әзерләнгән. Район сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясап, “Вокал-соло” номинациясендә 5 яшьлек Ясминә Камалова һәм Мәликә Хәйретдинова, 7 яшьлек Сәминә Камалова, Камилә Гайнуллина, Аделина Хәйруллина, Юлия Сивенкова, Аделя Хәйруллина, “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Домисольки”, “Мелодия” төркемнәре һәм “Ангелы” триосы зона турына узды.

                                             *   *   *

Республика Мәдәният министрлыгы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча район музыка мәктәбен фортепиано белән бүләкләде.

“Бу уку елында музыка серләренә өйрәнергә теләүче балалар да шактый артты”,–ди музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина. Хәзер мәктәптә 141 бала өстәмә белем ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International