Сыйныф җитәкчеләренең осталык конкурсында җиңүче итеп Түбән Әлки урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф җитәкчесе Камальдинова Фәнзилә танылды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Алар башта мәктәпләрендә көч сынаштылар, аларда җиңеп чыккан 24 укытучы куст берләшмәләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Ә район конкурсында 9  класс җитәкчесе ярышты. Нәтиҗәдә җиңүче итеп Түбән Әлки урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф җитәкчесе Камальдинова  Фәнзилә танылды. Икенче – өченче урыннарда Базарлы Матак мәктәбеннән Галия Сафина һәм Хузангай мәктәбеннән Любовь Мукусева. Призерлар Мактау кәгазьләре һәм премияләр белән беләкләнделәр. Хәзер Спаста булачак зона конкурсына әзерләнәләр.

Ә район кокурсында катнашкан Любовь Севрикеева (Иске Матак, Ирина Ферапонтова (Иске Тахтала), Гөлгенә  Хәйдарова (Иске Чаллы), Рамилә Исхакова (Чуаш Кичүе), Марина Софронова (Н. Дәүли исемендәге гимназия), Роза Кәлимуллина (Юхмачы) дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International